ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Казан укучылары өчен чыгарылыш имтиханнарын тапшыру вакыты якынлаша.

Россия мәгариф министрлыгы җәмгыять белеменең яңа мәктәп курсын эшләде, анда баланы социальләштерүгә бәйле мәсьәләләргә күбрәк игътибар бирелде. Бу хакта министрлыкның йомгаклау коллегиясендә мәгариф министры урынбасары Денис Грибов хәбәр итте.

 

РФ президенты Владимир Путин мәгариф министрлыгына "Россия – мөмкинлекләр иле" коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә 1 июньгә "Россия ел укытучысы" конкурсын үткәрүнең яңа концепциясен эшләргә кушты.

7 майда Идел буе федераль округы төбәкләреннән интеллектуаль командалар һәм хәрби тарихны яратучылар Бөек Ватан сугышы тематикасы буенча интеллектуаль уенда катнашачак.


5
май, 2021 ел
чәршәмбе

Мәскәүдә «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университеты базасында җәмгыять белеме буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды. Татарстан данын республиканың 5 муниципаль берәмлегеннән 9-11 сыйныфлардан 18 укучы яклады. Алар: Казанның 19 нчы гимназиясеннән, 2 нче лицей-интернатыннан, 39 нчы мәктәбеннән, 131 нче лицееннан, шулай ук Чаллының А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицееннан, Зәйнең 3 нче урта мәктәбеннән, Алабуганың8 нче урта мәктәбеннән, Чистайның 1 нче гимназиясеннән иделәр.

Россиядә сынау рәвешендә БДИ 13 майда узачак. Бу хакта Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев мәгариф министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.

 

Курск шәһәрендә Курск дәүләт университеты базасында Физик культура буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

 

Чаллыда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Татар малае-2021» һәм «Татар кызы-2021» конкурсларына йомгак ясалды. Конкурслар яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, балаларны туган телгә, театр сәнгатенең иң яхшы үрнәкләренә, Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасына тарту, эстетик тәрбия бирү, конкурсларда катнашучыларның башкару осталыгын арттыру максатыннан татар телендә үткәрелде. Аларда 124 балалар бакчасыннан 124 бала катнашты.

 

Быел математика буенча олимпиадада иң күп мәктәп укучылары катнашты, барлыгы  - 516 кеше. Катнашучылар саны буенча икенче урында – физика буенча олимпиада (427 кеше). Лидерлар өчлеген информатика – 384 укучы йомгаклый. Икътисад буенча олимпиада биремнәрен 351 кеше чиште, шулай ук 2021 елда рус теле (344 кеше) һәм әдәбияты (324 кеше) буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында катнашучылар саны артты.

 


4
май, 2021 ел
сишәмбе

«Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында Ворлдскиллс программалары буенча укулар якын арада башланачак. Хәтта сайлап алынган компетенциягә ия булмаган төбәк халкы да программада катнаша ала – инде 12 меңгә якын россияле "Гомумроссия вакансияләр базасы һәм "Россиядә Эш" резюмесы порталына укырга языла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International