Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының рәсми сайтында халыкка төзелүче балалар бакчалары өчен исемнәр сайлауда катнашырга тәкъдим итәләр. Районда яшәүче 300гә якын кеше үз тавышын бирде инде.
8 майда Казанда Җиңү көненә багышланган "Хәтер чиге" интерактив квесты узачак. Катнашучыларга шәһәрнең тарихи урыннарында 15 ноктада биремнәрне үтәргә туры киләчәк.
5 майдан 6 майга кадәр Пермьдә узган дүрт ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы укучылары мактаулы өченче урынны алдылар.
Бүген Казан Кремле территориясендә «Җиңү Вальсы» патриотик акциясе узды. 150гә якын укучы һәм ирекле патриотик отрядлар активистлары ачык һавада биеде, совет халкының батырлыгын искә алды.
Күрсәтмә имтихан нәтиҗәләре буенча чыгарылыш сыйныф укучылары компетенцияләр паспорты (Skills Passport) — Worldskills Russia стандартлары нигезендә күнекмәләр булуны раслаучы документ алалар. Компетенцияләр паспорты урта махсус белем турындагы дипломга һәм портфолиога шактый өстәмә булачак. Бу яшь белгечләргә көллиятне тәмамлаганнан соң эш табарга ярдәм итәчәк.
Казан укучылары өчен чыгарылыш имтиханнарын тапшыру вакыты якынлаша.
Россия мәгариф министрлыгы җәмгыять белеменең яңа мәктәп курсын эшләде, анда баланы социальләштерүгә бәйле мәсьәләләргә күбрәк игътибар бирелде. Бу хакта министрлыкның йомгаклау коллегиясендә мәгариф министры урынбасары Денис Грибов хәбәр итте.
РФ президенты Владимир Путин мәгариф министрлыгына "Россия – мөмкинлекләр иле" коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә 1 июньгә "Россия ел укытучысы" конкурсын үткәрүнең яңа концепциясен эшләргә кушты.
7 майда Идел буе федераль округы төбәкләреннән интеллектуаль командалар һәм хәрби тарихны яратучылар Бөек Ватан сугышы тематикасы буенча интеллектуаль уенда катнашачак.
Мәскәүдә «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университеты базасында җәмгыять белеме буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды. Татарстан данын республиканың 5 муниципаль берәмлегеннән 9-11 сыйныфлардан 18 укучы яклады. Алар: Казанның 19 нчы гимназиясеннән, 2 нче лицей-интернатыннан, 39 нчы мәктәбеннән, 131 нче лицееннан, шулай ук Чаллының А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицееннан, Зәйнең 3 нче урта мәктәбеннән, Алабуганың8 нче урта мәктәбеннән, Чистайның 1 нче гимназиясеннән иделәр.