Чит ил студентлары өчен халыкара тарихи мәктәпләр циклын үткәрү буенча Россия тарихи җәмгыяте (РИО) һәм Казан федераль университеты проекты 2020 елның декабрендә старт алды. Ул Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Мондый мәктәпләрне 2020 елның сентябрендә үткәрүне оештырырга Россия Президенты Владимир Путин йөкләде.
Быел «Ата-аналар тарафыннан Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруның бердәм көне» Бөтенроссия акциясе вакытында (ул Россия күләмендә инде бишенче тапкыр үткәрелә) чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре рус теленнән үз белемнәрен тикшереп карый алачак.
Казан федераль университетының Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты «ИВМиИТ-ВМК яшь евангелистлары» дип исемләнгән БДИга әзерләнү буенча бушлай экспресс-курслар башлап җибәрә.
Түбән Новгородта Идел буе федераль округыннан килгән катнашучылар өчен оештырылган, «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасына кергән «Киләчәк укытучысы. Студентлар» округ һөнәри конкурсы тәмамланды. Конкурс сынаулары өч көн буе – 9-11 мартта Минин университетында узды. Проект Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Оештыру комитетын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова җитәкли.
15 мартта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашырган Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары вәкилләре, шулай ук Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрен видеоконференция режимында гамәлгә ашырган Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары вәкилләре белән бөтенроссия киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмәнең темасы — «2021 елда бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрү».
Казанның 7 нче гимназиясе укучысы «Илнең бер көне» Бөтенроссия фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы призеры булды. Вероника Шәрәфетдинова “Янучан сланецлар, бәя һәм куллану перспективалары” эше өчен өченче урынны яулады. Җиңүчеләрне һәм конкурс призерларын РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына чакырдылар.
12 марттан 13 мартка кадәр Казанда 2020/2021 еллар сезонының «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизиональ этабы узды. Уеннар Казан шәһәренең Киров районындагы 189 нчы «Заман» күппрофильле гимназиясенең спорт залында үткәрелде. Ярышларның баш хөкемдары – Валерий Терентьев.
Лениногорск политехник көллияте – 65 еллык тарихы булган күппрофильле белем бирү учреждениесе.
Конкурста катнашуга кандидатлар мәгариф оешмалары җитәкчеләре тарафыннан тәкъдим ителә. Конкурс өч этапны үз эченә ала: сайлап алу (2021 елның 1 февраль - 31 марты, төбәк (2021 елның 1 апрель — 31 мае) һәм йомгаклау (2021 елның октябре).
Казан мәктәпләрендә язгы каникуллар 22 марттан 30 мартка кадәр узачак. Гадәттәгечә балалар өчен мәктәп яны лагерьлары оештырылачак – алар 22 марттан 27 мартка кадәр эшләячәк, шулай ук дүшәмбе, 29 март көнне, 147 мәктәп базасында 8 меңнән артык бала ял итәчәк, дип планлаштырыла. Мәктәп каникуллары вакытында ял оештыру турында бүген шәһәр Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.