Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүче Николай Постнов «Яшь осталар йолдызлыгы» дигән декоратив-гамәли иҗат буенча V Халыкара олимпиадада катнашты.
Информатика буенча бердәм дәүләт имтиханы елдан-ел күбрәк тапшырыла бара, якын киләчәктә ул иң массакүләм имтихан булырга мөмкин. Бу хакта сишәмбе көнне Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев хәбәр итте.
2021 елның 15 мартында өченче тапкыр "Мин Укытучы" онлайн-интенсивы старт ала, ул педагоглар компетенциясенә диагностика үткәрергә мөмкинлек бирә. Бу хакта проектның матбугат хезмәте хәбәр итә.
"NAUKA 0+" Бөтенроссия фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады, дип хәбәр итә проектның матбугат хезмәте.
Кешенең космоска беренче очышының юбилей елында Россия мәгариф министрлыгы ярдәме белән Бөтенроссия аэрокосмик фестивале узачак. Ике ай дәвамында укучылар, ата-аналар һәм укытучылар космик тематикага белем бирү активлыкларында катнаша ала. Фестивальнең тантаналы ачылышы 18 мартта Мәскәү вакыты белән 16:00 сәгатьтә, кешенең беренче ачык галәмгә чыккан көнендә. Совет космонавты А. Леонов тарафыннан гамәлгә ашырылган вакытта булачак.
Казан федераль университетының IT-лицееның 10 сыйныф укучылары Артур Лукьянов һәм Александр Ефремов «Мәгълүмати куркынычсызлык» юнәлешендә Милли технологик инициативаның Бөтенроссия олимпиадасы финалында җиңделәр. Алар шәхси һәм команда зачетларында иң яхшылары булдылар.
Казанда уку елы башына Большая Красная урамы, 63/35 нче балалар бакчасы төзекләндереләчәк. Мәдәни мирас объекты булган нәкъ менә шушы бинада шәһәрдә беренче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылган була.
Алабугада 9 нчы гомуми белем бирү мәктәбен капиталь ремонтлауга 36,4 млн сум акча тотылачак. Моның өчен Татарстан Хөкүмәте 26,4 млн сум акча бүлеп биргән, тагын 10 млн сум муниципалитет өстәгән.
Казан федераль университеты, республиканың мәдәният министрлыгы белән берлектә, Татарстан һәм татар халкы мәдәнияте тарихы буенча телевизион олимпиада оештырырга планлаштыра.
Бүген Россиянең Төньяк башкаласында ачылачак «Киләчәк укытучысы» милли конкурсы финалында Татарстан данын ике укытучылар командасы яклаячак. Шуларның берсе Бөгелмә шәһәренең 2 нче лицее педагоглары тарафыннан формалаштырылган, ә икенчесе — Россиянең иң яшь шәһәре — Иннополис мәктәбе укытучыларыннан тора. Бу хакта конкурс материалларында әйтелә.