Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты утырышында катнашты, анда ул 2020 елда хезмәтнең эшенә йомгаклар ясады һәм белем бирүдә коронавирус инфекциясе таралу куркынычын сакланып калу шартларында бәяләү процедураларын уздыру үзенчәлекләре турында сөйләде.
Биектау районында "Үз юлыңны сайла" дигән антинаркотик десант узды. Чара дүрт мәйданчыкта оештырылды – алар арасында Биектауның Г.Баруди исемендәге 4 нче мәктәбе һәм 3нче мәктәбе бар.
Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын үткәрүгә таләпләр билгеле булды. Документларны мәгариф министрлыгы төбәк оештыручыларына тәкъдим ителде.
Татарстанда 15 марттан 25 майга кадәр «Ел остасы» бөтенроссия конкурсының Республика этабы уздырыла.
Татарстан укытучылары «Киләчәк укытучысы» милли конкурсында катнаша, ул «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы тарафыннан уздыра.
Чаллының биш мәктәбендә физкультурада флорболга – туплы хоккейга өйрәтәчәкләр, дип хәбәр итә шәһәр администрациясе.
2021/2022 уку елына югары уку йортларына, узган ел белән чагыштырганда, бюджет урыннары 10 процентка күбрәк бүлеп бирелгән. Бу хакта Россия Федерациясе Советында "Хөкүмәт сәгате" барышында фән һәм югары белем министры Валерий Фальков хәбәр итте.
КНИТУ дизайн кафедрасы студенты Семён Земсков Textile Design Talents (Мәскәү шәһәре) масштаблы конкурсы призеры булды: аны оештыручы булып Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия текстиль һәм җиңел сәнәгать атналыгы, «Интертукь» күргәзмәсе ярдәмендә Россия текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берлеге (СОЮЗЛЕГПРОМ) тора.
П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжында авиация тармагы предприятиеләрендә кирәкле 8 белгечлек һәм 8 һөнәр буенча 2000 дән артык студент белем ала.
2021 елда Бердәм дәүләт имтиханын үткәргәндә 2020 елдагы кебек үк алымнар кулланылачак, дип хәбәр итте Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев РФ Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты утырышы барышында.