ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 18-19 мартында В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында «Инлюзив белем бирүнең өстенлекле системасы» X Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Алабуга балалар йорты «Май чабу атнасы» муниципаль конкурсы призеры булды. 14 мартта җирле балалар йортында тәрбияләнүчеләр ел саен үткәрелә торган «Май чабу гүзәле-2021» шәһәр конкурсында катнашты.

Атна дәвамында мәктәп укучылары глобаль экологик проблемалар турында, шул исәптән әйләнә-тирә мохитне һәм Дөнья океаны пычрану турында, Россия территориясендә яшәүче Кызыл китап хайваннарының сирәк төрләре хакында беләчәк, экология, зоология һәм табигатьне яклау буенча иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашачак.

Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында финанс белеме, финанс базары һәм финанс хезмәтләре кулланучылар хокукларын яклау буенча XVI Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы — өлкән сыйныф укучылары өчен Финатлон узды.

10-12 апрель көннәрендә кешенең космоска очу көненә багышланган, Халыкара ачык дистанцион (online) "Йолдызларга юл!" бәйгесе узачак. «Без Бөек Держава өчен» бөтенроссия музыкаль проекты кысаларында үткәрелә торган конкурс Халыкара Космоска кеше очкан көнгә багышлана һәм ел саен 12 апрельдә билгеләп үтелә.


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

15 мартта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җитәкчелегендә республиканың һөнәри белем бирү оешмаларында хокук бозуларны профилактикалау һәм коррупциягә каршы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

«Мәгариф»  илкүләм проекты: нәтиҗәгә юл» төбәк проект офислары җитәкчеләренең һәм белгечләренең бөтенроссия киңәшмәсе кысаларында 2021 елның 11-12 мартында Мәскәү шәһәрендә узган 2020 елда «Мәгариф» илкүләм проектын тормышка ашыруга йомгак ясалды.

Казанда ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен профильле икътисадый смена башланды.

Татарстанда Урал федераль округы делегациясе булып китте. Делегация составына Свердловск һәм Чиләбе өлкәләренең урта һәм югары һөнәри белем бирү вәкилләре керде.

Чаллының өч мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы составына керде. Бу хакта журналистларга шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгының беренче урынбасары Наркиз Кашапов хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International