Көллиятләрдәге төркем кураторлары сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә алырга тиешме? Урта һөнәри белем бирү өчен дәреслекләр белән тәэмин ителештә кайчан тәртип урнаштырачаклар? Техникумда ике ел эчендә тулы канлы һөнәр алып буламы? "Российская газета"га колледжлардагы төп яңалыклар турында РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко сөйләде.
Чаллыда төзелеп килүче балалар бакчаларына шәһәрлеләр 3 мең сабыйны яздырган инде. Бу хакта журналистларга Чаллы мәгариф идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Нәркиз Кашапов сөйләде.
Әгерҗе районы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр «Татар малае, Татар кызчыы – 2021» бәйгесендә катнаштылар. Конкурсның оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Ак калфак» татар хатын-кызларының республика иҗтимагый оешмасы. Конкурс чаралары Л.Айтуганов исемендәге шәһәр мәдәният йортында узды.
Татарстан Республикасының В.Е. Алемасов исемендәге Дәүләт премиясе ел саен инженерлык фәннәре өлкәсендә күренекле фәнни казанышлары һәм фән һәм сәнәгатьнең өстенлекле тармакларын үстерүгә зур өлеш керткән өч яшь галимгә (35 яшькә кадәр) бирелә.
Хәзер укуын дәвам итәргә яки Россиядә эшкә урнашырга теләгән чит ил кешесенә белем турындагы документларны раслау процедурасын узарга кирәк. Әмма монда өстенлекләр дә бар: Россиядә ике яклы килешүләр гамәлдә булган чит илләр вузларын тәмамлаучыларның дипломнары, һәм фәнни һәм мәгариф оешмаларын тәмамлаучыларның махсус исемлектәге дипломнары автомат рәвештә озын-озакка сузылган тәрҗемә поцессыннан һәм нотариаль раслауларсыз танылачак.
Педагогик белем бирү буенча IFTE VII халыкара форумына катнашучыларны теркәү тәмамланды.
«Театраль Идел буе» фестивале балалар һәм яшьләр спектакльләренең видеоязмаларын карарга чакыра.
2021 елның 12 мартында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган чараларын тормышка ашыру кысаларында, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы укучылар арасында «Татар кызы» республика конкурсының финалы узды.
12 мартта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы “2014 - 2022 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Иҗтимагый совет утырышы уздырылды.
10 март көнне Идел буе федераль округының “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль олимпиадасының сайлап алу төбәк этабы узды.