Россия төбәкләрендә 2021 елда БДИ мониторингы өчен командалар формалаштыруның актив фазасы старт алды. 10 марттан 12 мартка кадәр Мәскәүдә Россия Яшьләр берлегенең иҗтимагый күзәтүчеләр корпусының төбәк координаторлары өчен Бөтенроссия семинары узды. Чарада РФнең 73 субъектыннан 105 кеше катнашты.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе университетының яңа статусын бирү турындагы тиешле боерыкка Россия спорт министры Олег Матыцин кул куйды. Хәзер югары уку йорты «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты» исемен йөртәчәк.
11 мартта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләре белән видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үткәрде.
11 мартта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин җитәкчелегендә республиканың һөнәри белем бирү оешмаларында хокук бозуларны профилактикалау һәм коррупциягә каршы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә министрлык, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты вәкилләре, шулай ук көллиятләр һәм техникумнар җитәкчеләре катнашты.
Түбән Новгородта Идел буе федераль округыннан килгән катнашучылар өчен оештырылган, «Россия – мөмкинлекләр иле «Президент платформасына керүче «Киләчәк укытучысы. Студентлар» һөнәри конкурсының округ ярымфиналы тәмамланды. Конкурс сынаулары 9 марттан 11 мартка кадәр өч көн дәвамында барды. Проект Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. «Киләчәк укытучысы. Студентлар» проекты «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Бүген Казан Ратушасында «Ел укытучысы – 2021» шәһәр конкурсына йомгак ясалды. Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча Авиатөзелеш районының 119 нчы номерлы мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Алексей Четверкин җиңү яулады – ул Казанны республика этабында тәкъдим итәчәк.
10 март көнне Идел буе физик культура һәм спорт академиясендә Балтач муниципаль районы мәктәп җитәкчеләре делегациясе булып китте. Кунакларны вузның белем бирү мөмкинлекләре белән таныштырдылар, алар өчен уку-лаборатория корпусы буенча экскурсия уздырдылар, аннары Гыйльми совет залында академия вәкилләре һәм кунаклар район мәктәпләренең укытучылар кадрлары белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
11 мартта тәрбиягә бала алучы ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр берлегенең һәм аларның берләшмәләренең төбәкара күчмә киңәшмәсе булды. Очрашу темасы хакимият органнары тарафыннан тәрбиягә бала алган ата-аналар берләшмәләренең үсешен һәм аларга ярдәмнең механизмнарын тәэмин итү иде. Катнашучылар һәм кунаклар Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсеннән, Красноярск краеннан, Приморье краеннан һәм Татарстаннан тәрбиягә бала алган ата-аналар берләшмәләре җитәкчеләре булды.
«Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар» IX Халыкара ачык педагогика форумы 28-29 майда Татарстан Республикасында узачак. Аны Чаллы дәүләт педагогика университеты Реймс шәһәре Шампань-Арденны университеты (Франция) белән берлектә үткәрә.
– Фундаменталь фәнни тикшеренүләр проектларына ярдәм итү Россия фәнни фондының конкурс эшчәнлеген киңәйтү исәбенә дәвам итәчәк, — дип белдерде Валерий Фальков пәнҗешәмбе көнне.