80% укучы үзләрен бизнеста сынап карарга тели, өстәвенә аларның 13,7%ы — инде якын арада, укуы белән параллель рәвештә. Мондый мәгълүматларны "Минем беренче бизнесым" халыкара конкурсы белгечләре алды ("Россия – мөмкинлекләр иле" президент платформасы проекты). Сораштыруда бөтен Россиядән 4366 укучы катнашты.
КНИТУ-КАИның инженерлык лицей-интернаты 2021/2022 уку елына 7, 8 һәм 10 сыйныфларга конкурс игълан итә.
ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзалары Минзәлә шәһәрендә булды. Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятендә ТР Дәүләт Советы Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы булды.
Майга кадәр проектны районның 17 мәктәбендә эшләтеп җибәрергә планлаштыралар.
Казан сәүдә-икътисад техникумы төзелүенә 50 ел тулуны билгеләп үтә. Техникумда айдан артык дәвам итә торган бәйрәм чаралары 12 мартта Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында тантаналы концерт белән тәмамлана.
«Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсының зона этабына йомгак ясалды, анда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 100дән артык педагогы катнашты.
11 мартта Казан шәһәре Совет районының 187 нче күппрофильле лицеенда «Тел сагында — ир-егетләр» педагогик уен-конкурсы узачак. Конкурсны оештыручы — Казан шәһәре мәгариф идарәсе. Турнир 2017 елдан бирле үткәрелә. Анда төрле фәннәрдән татар телендә белем бирүче укытучы ир-егетләр катнаша.
Элеккеге нормалар буенча, ятимнәр һәм башка социаль якланмаган балалар өчен ташламалар быелның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булды. Ягъни, канунга төзәтмәләрсез быел ук ятим һәм инвалидларга гомуми нигезләрдә укырга туры килер иде, ә югары уку йортларында махсус ятимнәр квоталары юкка чыгар иде. Ләкин бу алай булмаячак.
4-9 март көннәрендә Зәй районы мәгариф оешмаларында «Туган як тарихы» дип исемләнгән видеодәрес конкурсы узды.
Халыкара сервис көллияте базасында «ХІХ-ХХ гасырларда туган як язучылары иҗатында патриотик лирика» дип исемләнгән полилингваль уку буенча республика конкурсы узды. Шигъри турнирда һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнашты.