3 февральдә республиканың барлык муниципаль районнарында Идел буе федераль округының мәктәп укучылары арасында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» Интеллектуаль олимпиадасының сайлап алу турлары үтте.
Алабуга районында мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннарының республика этабы финалы узды.
Лаеш техник-икътисадый техникумы студентлары штат режимында киләчәк өчен пилотсыз очкыч җайланмасын сынап карадылар. Бу вакыйга киләчәктә техникумда яңа юнәлеш ачылуга багышланган иде. Булачак инженерларның эшен укытучы Алик Сәгыйтов җитәкли.
«Газпром» ГАҖ 9 – 11 сыйныф укучыларын «Газпром» мәктәп укучыларының Тармак олимпиадасында катнашырга чакыра.
2021 елгы бердәм дәүләт имтиханының (БДИ) контроль-үлчәү материалларына минималь үзгәрешләр кертелгән.
Козьма Минин исемендәге Түбән Новгород дәүләт педагогика университетында «Киләчәк укытучысы. Студентлар» һөнәри конкурсының ярымфиналы башланды. Ул «Россия-мөмкинлекләр иле» Президент платформасы кысаларында уза. Конкурс сынаулары 9 марттан 11 мартка кадәр өч көн дәвамында узачак. Проект Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. «Киләчәк укытучысы. Студентлар» проекты «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Татарстанда БДИ тапшыру өчен төп чорда 83 имтихан уздыру пункты ачылачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Татарстанда җәмгыять белеме буенча БДИ сайлап алу буенча предметлар арасында лидер булып кала бирә, аны 6617 катнашучы тапшырырга ниятли. Икенче урында – физика, химия һәм биология. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Акциягә кушылу өчен, үз һөнәрең турында ачык һәм гадәти булмаган формада сөйләү зарур: ике минут ярымнан да артык булмаган видеовизитка ясау һәм аның белән педагогик эшчәнлектә булган тормыш максатлары һәм планнары, шулай ук үз хыялың, мавыгуларың белән уртаклашу, үз девизыңны җиткерү.
9 март көнне “ВКонтакте” социаль челтәрендә мәктәп укучылары өчен «Зур тәнәфес» бөтенроссия конкурсы берләшмәсендә “Табигатьнең гаҗәеп дөньясы” дигән яңа тематик атналык старт алды. Конкурс Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.