Россия мәгариф министрлыгы боерыгы белән мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасын үткәрүнең яңа тәртибе расланды. Тиешле документ Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлгән.
Мария Чикляева «Софиум» сайлау хокукы һәм сайлау процессы буенча Бөтенроссия олимпиадасында финалист булды.
Быелның яңалыгы булып информатика һәм ИКТ буенча БДИ компьютер формасында тапшырылачак. Имтиханны оештыру өчен кирәкле җиһазлар сатып алына. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Татарстанда быел БДИны төп чорда 18 меңнән артык катнашучы тапшырырга ниятли. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Татарстан башкаласында шәһәрнең муниципаль мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен резервка кертүгә конкурс башланды. Кандидатларның менеджмент өлкәсендә белеме, шулай ук педагогик вазыйфаларда яки җитәкче вазифаларында кимендә биш ел эш стажы булырга тиеш. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов игълан итте.
Әлмәт муниципаль районында милли мәдәниятләр фестивале узды. Яшьләр бәйрәмендә мәктәпләрдән 13 команда катнашты. Болар – М.К. Таһиров исемендәге 1 нче мәктәп; 4 нче мәктәп; 6 нчы мәктәп; 1 нче Лицей-интернат; 7 нче мәктәп; 13 нче мәктәп; 20 нче мәктәп; 23 нче “Менеджер” мәктәбе; 24 нче мәктәп; Кичү урта мәктәбе; Яңа Никольский мәктәбе; Сирән урта мәктәбе; Иске Суркино урта мәктәбе.
Төрле елларның чыгарылыш сыйныф укучылары кайчандыр көчле укытучылары белән бөтен республика буенча танылган Федоровка авылындагы мәктәпне торгыза башладылар. Алга таба биредә дә музей комплексы ачу планлаштырыла.
Мәктәптән тыш эшләү үзәгендә өстәмә белем бирүнең социаль-педагогик юнәлеше мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең Татарстан Республикасындагы бүлекләре җитәкчеләре, муниципалитет кураторлары белән берлектә, республика һәм федераль инициативаларны гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган актуаль эшчәнлек юнәлешләре һәм проблемалар турында фикер алыштылар.
Быел Татарстан мәктәпләре «Мәктәптә шахмат» проектын гамәлгә ашыруда актив катнашалар. Аның инициаторы – «Бердәм Россия»партиясе. Яңа мәйданчык Югары Ослан районының Макыл урта мәктәбендә дә ачылды.
Азнакайның яшь буыны дөнья халыкларының милли киемнәре һәм хәзерге дөньяда туган телнең әһәмияте турында белделәр. Азнакай районының мәдәни үзәге, Халыклар дуслыгы йорты һәм шәһәрнең 7 нче мәктәбе «Халык теле — күңел көзгесе» дигән чара уздырдылар.