Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин 2021 елда мәктәп укучыларын йомгаклау аттестацияләү форматын раслады. коронавирус аркасында ул гадиләштерелгән кагыйдәләр буенча узачак. Шулай итеп, тугызынчы сыйныф укучылары сайлау буенча предметларны тапшырмаячак. Аттестатлар рус теле һәм математикадан гына мәҗбүри ике предмет буенча ТДИ узып, алачак.
Бүген Казан федераль университетында барлык теләүчеләр өчен татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар старт алды. Аларга 1056 кеше язылган. Алдагы еллар белән чагыштырганда тыңлаучылар саны 10 тапкырга арткан. Мәсәлән, 2019 елда татар телен бушлай өйрәнергә теләүчеләр 100 кеше иде. Хәзерге вәзгыять КФУ курсларының популярлыгы турында сөйли.
1 март 14.00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстан Республикасы күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучыларының фестиваль-концерты узачак. Чара «2014-2022 елларга Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Казан шәһәре мәгариф үзәге инвалидлыгы булган кешеләр һәм ярдәмче остазлар өчен «АРТЕЛЬ» һөнәри укыту-стажировка үзәге» проектын гамәлгә ашырды. Проект 2020 елның сентябреннән 2021 елның мартына кадәр Россия Федерациясе президент грантлары фонды акчаларын гражданлык җәмгыятен үстерүгә кулланып дәвам итте. Проект элегрәк уңышлы үткәрелгән "Мануфактура". Инвалидлыгы булган кешеләр өчен һөнәри үзбилгеләнеш территориясе" проектының дәвамы булды.
2020 елда «Сириус» белем бирү республика үзәгенең барлык программалары буенча 12 мең 826 бала укыган.
Балалар бакчаларындагы бәйрәм кичәләрен аерым төркемнәрдә генә үткәрергә була. Аларда әти-әниләр дә катнаша ала, тик бер шарт беләнә: бер олы кеше бер бала янында булырга мөмкин. Шул ук вакытта алар битлек режимын сакларга һәм социаль дистанцияне үтәргә, шулай ук керү алдыннан тән температурасын үлчәтергә тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сөйләде.
"Сириус" белем бирү үзәге моделе буенча республика үзәге 2021 һәм 2022 елларда профильле һәм дистанцион программаларда катнашучылар санын, шулай ук түгәрәкләрне 25%ка арттырырга планлаштыра.
Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе бүлекчәләренең берсен Спорт медицинасы фәнни-тикшеренү институтына үзгәртергә җыена. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында академия ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов сөйләде.
ГХФның Үзәк штабы рәистәше, РФ Президенты каршындагы Фән һәм мәгариф Советы әгъзасы, «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева бүген «Сириус»моделе буенча сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү Республика үзәгенең лаборатория корпусында булды. Ул билгеләп үткәнчә, «анда уникаль мохит булдырылган, ул Татарстанның һәр баласы мәнфәгатьләрендә үсәргә тиеш».
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.