ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2021 ел
җомга

Татарстанда өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге бер ел эчендә 72,3% ка кадәр арткан. 2019 елда бу күрсәткеч 67,5% тәшкил итте. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышында хәбәр итте.

Мамадышның 1 нче мәктәбе укучысы һәм балачак һәм яшүсмерләр йортында тәрбияләнүче Рөстәм Сафин Д.И. Менделеев исемендәге Бөтенроссия фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы финалында чыгыш ясады һәм өченче урынны яулады.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссия фән һәм техника өлкәсендә 2021 елда Татарстан Республикасы Дәүләт премияләренә дәгъва кылуга  эшләр кабул итү башлануы турында хәбәр итә. Эшләр 2021 елның 1 мартына кадәр кабул ителә.

Татарстанның Мамадыш районының ике мәктәбендә шахмат зоналары ачылды. Алар республиканың гомуми белем бирү оешмаларында шахмат зоналары ачу буенча «Бердәм Россия»нең махсус проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Мәгариф министрлыгы ТДИ-2021 (9 нчы сыйныфларда имтиханнар – иск.) үткәрү тәртибен билгели торган боерык проектын әзерләде. Документ иҗтимагый фикер алышу өчен бастырып чыгарылган.

Мәгариф һәм фән министрлыгы Фән һәм технологияләр елының һәр ае тематикасын бастырып чыгарды.
 

2021 елның 1 мартында «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы Балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау үзәгенең ата-аналарга (законлы вәкилләргә), шулай ук ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үз гаиләләренә тәрбиягә алырга теләгән гражданнарга психологик-педагогик, методик һәм консультатив ярдәм күрсәтү буенча кайнар линиясе эшли башлый.

Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) һәм 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт чыгарылыш имтиханында катнашучылар, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, инвалид балалар һәм инвалидлар, элек сайлап алынган имтиханнар формасын үзгәртә алачаклар. Мондый мөмкинлек Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең «2021 елда урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү үзенчәлекләре» уртак боерыгы проектында каралган.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Гомумроссия мәгариф профсоюзы Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына педагогик хезмәткәрләрне яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү мәсьәләләре буенча өстәмә аңлатмалар бирү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.

Яшел Үзәннең Мирный микрорайонында 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп һәм 260 урынлы балалар бакчасы барлыкка киләчәк. Бу хакта Муниципаль район советы һәм дүртенче чакырылыш Шәһәр советының бишенче уртак сессиясендә район башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International