Ел саен үткәрелә торган «Бөек Җиңү Геройлары 2021» VII Бөтенроссия әдәби конкурсы башланды.
Әдәби бәйгедә катнашучылар иң яхшы әдәби хикәя, очерк, шигырь, рәсем, фотография, эпик, тарихи һәм хәрби-патриотик эчтәлекле җыр тексты номинацияләрендә җиңү өчен көрәшәчәк.
17 февральдә Әлмәт шәһәренең 2 нче лицее базасында «Туган телем − иркә гөлем» дигән Парламент дәресе – 2021 кысаларында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган түгәрәк өстәл узды.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Татарстан - уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге – республиканың төп байлыгы" дип аталган парламент дәресе кунагы булды. Дәрес Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 6 нчы гимназиядә узды. Парламент җитәкчесе гимназистлар белән аралашты, Татарстан исемле күпмилләтле зур йортта милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклауның, туган телләрне саклауның һәм үстерүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде.
Россия белән авиаэлемтәсе ачылган илләрдән чит ил студентлары Россия вузларына укырга кайтырга мөмкин. Тик бер шарт белән: ике тискәре ПЦР-тест булуы мәҗбүри. Аңлатмалар Роспотребнадзор сайтында бастырылган.
Россия Президенты Владимир Путин ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның бюджет хисабына югары белем алуга чикләнмәгән вакытсыз хокукы турындагы законга кул куйды. Документ 17 февральдә хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Казан федераль университетында 25 февральдән бушлай татар теле курслары башлана. Бүгенгә 900 теләүче язылырга өлгергән инде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә билгеле булды.
18-20 февральдә Казан дәүләт энергетика университеты базасында «Тотрыклы энергетика һәм энергетик машина төзелеше – 2021: SUSE-2021» халыкара симпозиумы узачак.
15-17 февральдә Татарстанда туган телдә (рус булмаган) белем алучы мәктәп укучылары арасында рус әдәбияты буенча республика мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Казанлылар «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсына кушыла ала. Ул 30 апрельгә кадәр ике этапта – муниципаль һәм республика этабында уза.
Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында 8-11 сыйныф укучылары өчен сәнгать буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабы узды.