20-23 гыйнвар көннәрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучылары өчен тормыш иминлеге нигезләре буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы үткәрелде.
27 гыйнварда Россия мәктәпләрендә блокадалы Ленинградның батырлыгына багышланган Батырлык дәресе узачак.
Казанда быел ата-аналардан балаларны беренче сыйныфка кабул итү өчен гаризалар кабул итү вакыты үзгәрде, кабул итү 1 апрельдән башланачак. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе республиканың авыл мәктәпләрендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү программасына эләкмәгән шахмат зоналары булдырачак.
21 нче гыйнвар көнне Әлмәт районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы рәсми рәвештә бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин исемен йөртүче гимназиядә оештырылган тантаналы чара белән башланып китте.
20-22 гыйнварда ТР мәгариф һәм фән Министрлыгы Республика Олимпиада үзәгенең “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының 9-11 нче сыйныф укучылары арасында көнчыгыш (гарәп һәм төрек) телләре буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә диярлек якшәмбе мәктәпләре бүлекләре ачарга планлаштыра. Бу хакта Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы буларак Халыкара туган телләр көне айлыгына багышланган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова хәбәр итте.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Фәннәр Академиясе һәм Мәгарифне үстерү институты базасында «Туган тел, татар әдәбияты» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак татар теле» дигән яңа буын дәреслекләре әзерләде. Бу хакта Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы буларак Халыкара туган телләр көне айлыгына багышланган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова хәбәр итте.
Дүшәмбе, 25 гыйнварда, Россия студентлар көнендә «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасының һәм Россия Яшьләр Берлегенең уртак проекты булган «Ел студенты» Россия милли премиясенең яңа сезоны старт алды. Проект РФ фән һәм югары белем министрлыгы, РФ мәгариф министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә тормышка ашырыла.
Кадерле дуслар! Сезне Россия студентлары көне белән котлыйм! Татьяна көне — яшьлекне, оптимизмны, максатчанлыкны һәм якты киләчәккә ышанычны гәүдәләндерүче игелекле бәйрәм!
Бүген Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмаларында 140 меңнән артык студент укый. 2020 елда республикабызның югары уку йортлары 30 меңгә якын беренче курс студентын кабул итте.