ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

7 сентябрьдә “Вконтакте” социаль челтәрендә “Зур тәнәфес” Бөтенроссия мәктәп укучылары конкурсы бергәлегендә “Смена” Бөтенроссия балалар үзәге үсешенең традицияләренә һәм заманча юнәлешләренә багышланган тематик атна старт алды. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.

Август ахырында Мамадышта ачылган "Квантум" инновацион үзәгендә Ачык ишекләр көне узды.

Казанның "Салават күпере" микрорайонында Россия өчен уникаль булган «Тиктормас» балалар бакчасы барлыкка киләчәк.

2021 елда БДИ демоверсиясе проектлары басылып чыкты. Рус теле буенча имтиханда үзгәрешләр турында "РГ" интервьюсында БДИ эксперты, Мәскәүдә рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе рәисе Роман Дощинский сөйләде.

6-21 сентябрьдә «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)-2020» VIII милли чемпионатының финалы уза. Беренче тапкыр бу ярышлар дистанцион һәм онлайн-технологияләр форматында үткәрелә.

Омбудсмен Татьяна Москалькова дүшәмбе көнне Казан (Идел буе) федераль университетында лекция укыды. Аның чыгышының темасы - Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты барлыкка килү тарихы, шулай ук Россиянең хокук саклау системасында омбудсменның роле һәм урыны.


7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

 Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белдергәнчә, мәктәп белем бирү системасы традицион көндезге уку формасыннан баш тартмаячак. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Казанда журналистларга әйтте.

"Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)-2020" VIII милли чемпионаты финалына старт бирелде. Чемпионат кысаларында студентлар 21 сентябрьгә кадәр үз эшчәнлегендә иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәк.

Алабугада төзекләндерелгән мәктәп, спорт мәйданчыгы һәм балалар бакчалары ачылды.Ремонт эшләренең тәмамлануын укытучылар да, яшь алабугалылар да түземсезлек белән көткән иде. 

Яңа уку елының октябрь аенда Никольск мәктәбендә "Мәгариф" илкүләм проектының "Заманча мәктәп" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Үсеш ноктасы" үзәге ачылачак. Бу көннәрдә мәгариф учреждениесендә ремонт эшләре төгәлләнеп килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International