Иннополис университеты югары сыйныф укучыларын (9-11 сыйныфлар) InnoCTF Junior-2020 мәгълүмат куркынычсызлыгы буенча команда онлайн – ярышларында катнашырга чакыра. Җиңүчеләр һәм призерлар университетка кергәндә өстенлекләр алачак.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең квалификация күтәрү үзәге хезмәткәрләре уку елы алдыннан ата-аналарга балаларны мәктәпкә әзерләү буенча тәкъдимнәр әзерләде.
Быел педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсе утырышы 14 августта Алабугада «Адымнар — Алабуга» яңа күптелле белем бирү комплексында узачак. Киңәшмәнең төп темасы: «XXI гасыр мәгарифе: киләчәк өчен бүгенгесе».
«IT-cube» балалар ИТ-иҗаты үзәгендә ике атнадан соң бушлай укуга теркәлү тәмамлана. ИТ-курс 2020 елның сентябрь-октябрь айларында башланачак. Анкетаны сылтама буенча тутырырга мөмкин - https://www.mck-ktits.ru/it.cube/index.html.
Казан дәүләт энергетика университетына укырга керүче абитуриентларны югары сыйфатлы белем алу , әйдәп баручы компанияләрнең уку лабораторияләре, уңайлы урында урнашкан биналар гына түгел, яхшы әзерлек өчен матди кызыксындыру да көтә.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы мәктәпләрнең 1 сентябрьдә, Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, көндезге форматта эшли башлавына әзерләнә.
Агымдагы елның беренче җиде аенда Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша республика халкы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә балаларны кабул итүгә 17 847 гариза биргән.
Быел «Адымнар — Алабуга» яңа полилингваль мәктәбендә беренче мәртәбә кыңгырау чыңлаячак. Мәктәпне 14 августта ачарга планлаштырганнар. Билгеле булганча, бүгенге көнгә 900 урынның 800е инде буш түгел. Барлыгы мәктәп 1224 урынга исәпләнгән.
Казан федераль университетының барлык студентларга стипендияләрне 5 процентка арттыру мөмкинлеге бар. Бу хакта туры эфирда КФУ ның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский хәбәр итте.
КНИТУ ректораты сәләтле беренче курс студентларына ярдәм итәргә әзер.