Россия мәктәпләрендә киләсе елдан яңа вазифалар — укытучы-методист һәм укытучы-остаз кертеләчәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов сөйләде.
11 августта Казан Кремле территориясендә "Ватан" яшь экскурсоводлар мәктәбе программасы кысаларында Татарстан башкаласында яшәүче балаларга музей-тыюлык территориясендә урнашкан архитектура һәйкәлләре турында сөйләячәкләр, дип хәбәр итә оештыручылар.
2020 елда Татарстанда 1045 мәктәп югары тизлекле интернетка тоташтырылачак. Уку йортларын 100 МБ/с тизлекле интернет белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев сөйләде.
14-нче һәм 15-нче августта Казанда «Игелекле куллар» хәйрия складында (Калинин ур., 3) «Мәктәп акциясе» узачак.
Конкурста катнашучылар волонтёрлык, фән, сәнгать һәм журналистика өлкәсендәге экспертлар белән бергә мәктәп укучыларының илнең ирекле хәрәкәтендә һәм "Без бергә" үзара ярдәм акциясендә катнашу проектларын эшләячәк. Алар конкурсның тугыз юнәлеше буенча эш төркемнәренә берләшәчәк һәм хәзерге дөньяда балалар һәм яшүсмерләрнең волонтёр проектлары нинди булырга тиешлеге турында үз фикерләрен тәкъдим итәчәк.
Иннополис университеты югары сыйныф укучыларын (9-11 сыйныфлар) InnoCTF Junior-2020 мәгълүмат куркынычсызлыгы буенча команда онлайн – ярышларында катнашырга чакыра. Җиңүчеләр һәм призерлар университетка кергәндә өстенлекләр алачак.
Яңа уку елын оештыру, гадәттәгечә, августта педагогик киңәшмәләрдә тикшерелә.
2020 елның 25 июнендә Мәгариф министрлыгы фикер алышу өчен темалар формалаштыру юнәлешләрен тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә органик химия өлкәсенә зур өлеш кертүчеләр өчен В.В.Марковников исемендәге Халыкара премия гамәлгә куелды.
2020 елда Казанда БДИны 6002 чыгарылыш сыйныф укучысының 5650-се тапшырды. Эпидемологик вәзгыять аркасында йомгаклау аттестациясе 3-нче июльдән 8-нче августка кадәр үткәрелде. Имтиханнарда катнашучыларның иминлеге өчен 37 имтихан бирү пунктында тиешле профилактик чаралар - тамгалар салу, килү графигы, температураны үлчәү, битлек режимы, дезинфекция үткәрелде.
Россия Мәгариф министрлыгының укытучылар һәм ата-аналарга дистанцион белем бирүне оештыруда методик ярдәм күрсәтү буенча кайнар линиясе яңа уку елы алдыннан үз эшен дәвам итә. 18 марттан 6 августка кадәр белгечләр 54 588 консультация уздырган, шуларның 129ы - соңгы атна дәвамында.