Татарстан Президенты яңа уку елын, коронавирустан саклану чараларын күреп, гадәттәгечә 1 сентябрьдән башларга планлаштырыла, дип хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов бу хакта бүген Алабугада узучы мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә белдерде.
Татарстанда үз туган телен һәм мәдәниятен хөрмәт иткән яшь буын тәрбияләү мөһим. Бу хакта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Алабугада узган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә белдерде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов укуны тәмамлаучыларны эшле итү мәсьәләсен аерым игътибарга алырга кирәк дип белдерде. Әлеге мәсьәлә бүген Алабугада узган мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә күтәрелде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабугада Бердәм дәүләт имтиханын 100 һәм 200 баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты. Сөйләшү «Адымнар-Алабуга» күп телле белем бирү комплексында узды.
Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык төп чарасы булган республикакүләм август киңәшмәсе быел Алабугада узды. Чараның төп темасы «XXI гасыр мәгарифе: хәзерге — киләчәк өчен» асылда туган телне, милләтне саклау мәсьәләләре белән үрелеп барды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов БДИны 100 баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары белән Алабугада очрашачак.
15 һәм 16 августта «Штаб» креатив индустрия резиденциясендә «Сириус» мәгариф үзәге вәкилләре катнашында «Татарстан Республикасында сәләтне үстерү буенча системалы эшне үстерү һәм камилләштерү» дип аталган методик семинар узачак.
«Адымнар — Алабуга» күптелле белем бирү комплексын гамәлгә ашыру республика бюджетына 1,3 млрд сумга төшкән.
Яшел Үзән районында “Демография” илкүләм проекты кысаларында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелде. Объектны төзү ярты ел эчендә төгәлләнде. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Раиса Афанасьева сөйләде.
Информатика буенча БДИ 2021 елдан компьютер формасына күчереләчәк. Бу елның көзендә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Россия төбәкләрендә имтиханның мондый формасын сынап караячак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итә.