ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында беренче тапкыр мәктәп укучылары өчен «Евразия лингвистик олимпиадасы» төбәкара олимпиадасы узды. Олимпиаданың координаторы – Мәскәү дәүләт лингвистика университеты.

“Тизрәк Алабугага, музейга!” дип аталган икенче Республикакүләм әдәби эссе балалар иҗат конкурсына йомгак ясалды. Бу – Алабуга дәүләт музей-ядкәрлегенең һәм «Татармультфильм» берләшмәсенең уртак проекты һәм ул балаларны Татарстанның тарихи-мәдәни мирасына тартуга һәм төбәк музейларын популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 2020 елның март - июнь айларында дәүләт аккредитациясе булган һәм Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары белем бирү оешмаларында укучылар арасында «Дүртенче сәнәгать инкыйлабы шартларында кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре» дип аталган I республикакүләм фәнни эшләр конкурсын үткәрә.


3
март, 2020 ел
сишәмбе

Казанда сәламәтлеге чикле булган балалар укый торган 4 номерлы интернат-мәктәпкә «Мәгариф» милли проекты кысаларында 4 млн сумга яңа җиһазлар кайтарганнар. Бу хакта мәктәп директоры Зөлфия Габидуллина мәктәптә журналистлар белән очрашу вакытында сөйләде.

2020 елда сыйныф җитәкчеләренең хезмәт хакларын арттыру өчен Татарстан 619 миллионнан артык  акча алачак. Бу турыда Дәүләт Советы депутаты Айрат Фәррахов хәбәр итә. 

2 март көнне Россия мәктәпләрендә Бөтенроссия тикшерү эшләре башланды. 2020 елда аларны якынча илнең 37 мең мәктәбеннән 6,5 миллион укучы язачак. 4-7 сыйныфлар өчен тикшерү эшләре штат режимында узачак, 8 һәм 11 сыйныфлар өчен алар мәктәп карары буенча үткәреләчәк.

Казан укучысы Данил Сибгатуллин Россия җыелма командасы составында математика буенча Romanian Master of Mathematics (Румыния) XII Халыкара олимпиадасында алтын медаль яулады.

БДИның сынау этаплары, бердәм дәүләт имтиханы кебек үк, бушлай үткәрелә. «Мәгариф турында»гы закон нигезендә, укучылардан дәүләт йомгаклау аттестациясен узган өчен түләү алу рөхсәт ителми, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы.

«Кванториум» балалар технопарклары системасында тәрбияләнүчеләр виртуаль һәм өстәмә чынбарлык кушымталары әзерләгән.

Утырышта министрлыкның 2019 елда экспертлар һәм халык тавыш бирү юлы белән билгеләнгән өстенлекле максатларга ирешү турындагы хисапны тыңладылар. Дискуссиядә катнашырга һәм министрлык эшенең нәтиҗәлелеген бәяләргә Татарстан Республикасында «Яңа мәктәп» партия проекты активистлары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары, бәйсез экспертлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре, педагоглар һәм ата-аналар  чакырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International