Казанда "Тоталь диктант" бөтенроссия акциясе оештырган "Сишәмбе көннәрендә – рус теле" бушлай әзерлек курслары башланды.
Казанда узган ел 30 социаль объект, шул исәптән 2560 урынга исәпләнгән 12 балалар бакчасы һәм 2725 урынга исәпләнгән ике мәктәп төзелде. Төзелешнең югары темпларын быел да саклап калу планлаштырыла - шәһәрдә ике мәктәп һәм гамәлдәге учреждениегә янкорма төзелә, шулай ук тагын биш мәктәпне проектлау алып барыла. Соцобъектлар төзелешендә мондый нәтиҗәләргә илкүләм проектлар һәм республика программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ирешелә, дип билгеләп үтте Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин.
Казанда чит ил студентлары арасында узачак «Россия законнарын белүчеләр» вузара олимпиадасына гаризалар кабул итү башланды.
"Касперский лабораториясе" "Саннар дәресе" бөтенроссия мәгариф проектында катнашачак. Махсус аның өчен компания берничә ситуацияне модельләштерә торган тренажёр эшләгән, анда балалар мәгълүмати куркынычсызлык дөньясы белән танышачак.
20-22 апрельдә КНИТУның неорганик химия кафедрасының 90 еллыгына багышланган “Гомуми һәм органик булмаган химия” дисциплинасы буенча IX Бөтенроссия студентлар олимпиадасының III (Бөтенроссия) туры узачак. Олимпиада шәхси һәм команда беренчелеге формасында уздырыла. Катнашучылар командасы өч студенттан һәм югары уку йорты укытучысыннан формалаша.
Россия Мәгариф министрлыгының "Вестник образования" электрон журналы февраль саны дөнья күрде. Яңа чыгарылыш тәрбияче һөнәренә һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүнең иң яхшы практикаларына багышланган.
29 февраль һәм 1 март көннәрендә КНИТУ-КАИда мәктәп укучыларының "Росатом" Халыкара тармак физика-математика олимпиадасы финалы узды.
Россия Финанс министрлыгының халыкның финанс белеме дәрәҗәсен күтәрү буенча проекты кысаларында "Финансовый стендап" мәктәп командалары Бөтенроссия конкурсына теркәлү игълан ителде. Конкурс "ПАКК" консультация компаниясенең мәгълүмати ярдәме белән "EventPlatform" компаниясе тарафыннан үткәрелә.
Педагогик үлчәмнәр федераль институтында (ФИПИ) профильле сыйныфларга эләгү өчен ТДИ (ОГЭ)ны ничә баллга тапшырырга кирәклеген хәбәр иттеләр.
27 февральдә Казан радиомеханика көллияте базасында һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен инглиз теле буенча республика олимпиадасы узды.