ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

Россия җыелма командасы икенче урынны яулады. Беренче урынга Латвия командасы лаек булды, ә өченче урынны Казахстан һәм Бразилия укучылары бүлеште.

Казандагы 76нчы номерлы мәктәптә Яшьләр эшләре буенча федераль агентствоның грантын откан «Спортивный экспресс» проектын тормышка ашыру кысаларында беренче мәртәбә ике сәгатьлек мәдәни-спорт чарасы узды.

«Роналд Макдонолд йорты» Хәйрия фондының төбәк физик культура-сәламәтләндерү программасы хезмәткәрләре Илья Бурый и Светлана Ростикова Казанда  БРКХ территориясендә урнашкан  «Роналд Макдонолд йорты» гаилә кунакханәсендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы системасының 21 белгече өчен 3 төрле тема буенча семинар уздырды.


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

2018 елның 25 – 28нче сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Кырым Республикасында Татар мәгарифе көннәре уздыра.

15 – 23нче сентябрьдә Краснодар өлкәсенең Дивноморское саласында XVI «Студентлар лидеры-2018» Бөтенроссия бәйгесе узды. 

2018 елның 26нчы сентябрендә «Патриот» Республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге базасында тормыш иминлеге нигезләре курсын алып баручы педагог-оештыручылар, кадет мәктәпләре директорлары өчен укыту-күнекмә алу җыены булды. Җыенның темасы гражданнарны дәүләтне саклау нигезләренә һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә хәрби хезмәтнең заманча модельләренә багышланган иде.


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

19 – 22нче сентябрь көннәрендә Бали утравында  (Индонезиядә) узган V Халыкара яшь уйлап табучылар бәйгесе International Young Inventors Award (IYIA- 2018) нәтиҗәләре буенча Россия делегациясе 12 алтын һәм 5 көмеш медаль иясе булды.

Дәүләт власте органнарының максатларын һәм бурычларын ачык рәвештә формалаштыру проектын тормышка ашыру, Татарстан халкына министрлыклар белән идарә итүдә катнашу мөмкинлеге бирә. 

2018 елның 4 – 24нче сентябрь көннәрендә Анапа шәһәренең «Смена» Бөтенроссия балалар үзәге базасында «Президент узышлары» укучыларның бөтенроссия спорт ярышлары булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International