Спорт ярышлары Татарстан Республикасы балалар йортлары һәм мәктәп-интернатларда тәрбияләнүчеләр арасында узды.
Математика буенча база дәрәҗәсендәге бердәм дәүләт имтиханы 30нчы май көнне җитди бозуларсыз узды.
Балаларның җәйге ялын оештыру Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстенлекле юнәлеше булып тора.
30нчы майда математика буенча база дәрәҗәсендә бердәм дәүләт имтиханы 73 имтихан кабул итү пунктында (шуларның 4се өйдә) үткәрелә.
26нчы майда Татарстан Республикасы Мамадыш районының «Кама» балаларны сәламәтләндерү лагере базасында, якшәмбе мәктәпләре укучылары өчен «Дуслык» республика профильле сменасы ачылды.
26нчы майдан 12нче июньгә кадәр укучыларны чит телләр, тарих һәм җәмгыять белеме буенча олимпиадаларга әзерләү максатыннан «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында талантлы балалар өчен республика профильле сменалары үткәрелә.
21нче майдан 28нче майга кадәр Краснодар краенда «Куркынычсыз тәгәрмәч» Бөтенроссия яшь инспекторлар хәрәкәте бәйгесе булды.
БДИ үткәрүнең төп чоры 28нче майда география һәм информатика фәннәреннән имтиханнар белән башланып китте. Беренче имтиханнар гадәти тәртиптә узды.
Күрсәтмә имтихан урта һөнәри белем бирү программаларын үзләштерү нәтиҗәләренең WorldSkills һәм федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә туры килүен билгеләү максатыннан үткәрелде.
Информатика фәненнән имтихан бирүдә катнашырга теләк белдереп, 81 меңнән артык кеше, шул исәптән 80 меңе агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучысы гариза биргән.