ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 25 апрелендә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында авыл зоналары арасында мини футбол буенча республикакүләм ярышлар финалы узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынга Тәтеш Гражданнарны саклау колледжы командасы лаек дип табылды.

22 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "Парламент дәресе-2016" кысаларында уздырылган бәйгеләргә йомгак ясалды. Бәйгегә үзләренең рәсемнәрен, инша һәм эсселарын, видеороликларын җибәрүче 1-11 сыйныф укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Татарстанда "Тоталь диктант-2016" халыкара грамоталылыкны тикшерү акциясендә 2,5 меңгә якын кеше катнашкан, әмма "бишле"ләр 1 процент кына тәшкил итә. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Тоталь диктант-2016" проектының республикадагы координаторы Рамил Уразмаев хәбәр итте.

22-24 апрельдә Бөгелмә районында мәктәп укучыларының  "Президент ярышлары" Бөтенроссия  спорт уеннарының республика этабы финалы узды. Ярышларда Әлмәт, Арча, Буа, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Түбән Кама, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Питрәч, Саба, Спас, Теләче һәм Чистай районнарыннан мәктәп укучылары катнашты. 

28 майда ТР Халыклар дуслыгы йортында халыкара грамоталылыкны тикшерү акциясендә катнашучыларның хаталары турында сөйләшмәкчеләр. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе урынбасары, Казандагы 93 нче гимназия директоры, "Тоталь диктант - 2016" проектының Татарстанда филологлар эксперт советы рәисе Ирина Александровская белдерде.


24
апрель, 2016 ел
якшәмбе

18-20 майда “Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тормышында һәм иҗатында Уральск” халыкара фәнни-гамәли конференциясе була.

Бүген Казанда IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы башланды. 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк бу форумда җәмгысе 500ләп делегат, аерым алганда, Татарстанның 43 муниципаль берәмлегеннән 120ләп, Россиянең 53 төбәгеннән 270ләп, 22 чит илдән 110лап хатын-кыз катнаша.


23
апрель, 2016 ел
шимбә

Россия Президенты  каршындагы балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов бүген Иннополис шәһәрендә урнашкан IT-лицей белән танышып чыкты һәм биредә белем алучы сәләтле балалар белән аралашты.

Бүген татар теле һәм әдәбияты буенча дөньякүләм контроль эш була. "И туган тел, и матур тел" дип аталган контроль эш, татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International