ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

22-24 апрельдә Бөгелмә районында мәктәп укучыларының  "Президент ярышлары" Бөтенроссия  спорт уеннарының республика этабы финалы узды. Ярышларда Әлмәт, Арча, Буа, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Түбән Кама, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Питрәч, Саба, Спас, Теләче һәм Чистай районнарыннан мәктәп укучылары катнашты. 

28 майда ТР Халыклар дуслыгы йортында халыкара грамоталылыкны тикшерү акциясендә катнашучыларның хаталары турында сөйләшмәкчеләр. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе урынбасары, Казандагы 93 нче гимназия директоры, "Тоталь диктант - 2016" проектының Татарстанда филологлар эксперт советы рәисе Ирина Александровская белдерде.


24
апрель, 2016 ел
якшәмбе

18-20 майда “Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тормышында һәм иҗатында Уральск” халыкара фәнни-гамәли конференциясе була.

Бүген Казанда IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы башланды. 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк бу форумда җәмгысе 500ләп делегат, аерым алганда, Татарстанның 43 муниципаль берәмлегеннән 120ләп, Россиянең 53 төбәгеннән 270ләп, 22 чит илдән 110лап хатын-кыз катнаша.


23
апрель, 2016 ел
шимбә

Россия Президенты  каршындагы балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов бүген Иннополис шәһәрендә урнашкан IT-лицей белән танышып чыкты һәм биредә белем алучы сәләтле балалар белән аралашты.

Бүген татар теле һәм әдәбияты буенча дөньякүләм контроль эш була. "И туган тел, и матур тел" дип аталган контроль эш, татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, үткәрелә.


22
апрель, 2016 ел
җомга

22 апрельдә Бөгелмә шәһәрендә мәктәп укучыларының  "Президент ярышлары" Бөтенроссия  спорт уеннарының республика этабы финалы ачылу тантанасы узды. Финал программасына шахмат, өстәл теннисы, олимпия хәрәкәте тарихына багышланган теоретик курс, "Россия - минем Ватаным!" иҗади конкурсы һ.б. кертелде. 

Казанда “Ел тәрбиячесе” республика конкурсы финалы тәмамланды. Конкурсның йомгаклау өлеше сынаулары Казан педагогика көллиятендә узды. Зона этаплары җиңүчеләре – “Ел тәрбиячесе” конкурсының 40 финалисты “мастер-класс” һәм “түгәрәк өстәл” сынауларында иҗадилыгын һәм һөнәри осталыгын күрсәтте.


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

20-22 апрельдә  Казанда педагогик көллият базасында узучы  “Ел тәрбиячесе - 2016” республика конкурсының финалы тәмамланып килә. Бәйгедә җиңү өчен Татарстанның 40 иң яхшы педагогы көрәште.

22 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International