РФ Хөкүмәте инвалидлар өчен Федераль мәгариф үзәге булдырачак. Методик үзәк сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә белем бирү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк, дип яза “Известия”. Проектның кураторы – РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы.
2016 елның 25 нче мартында Чистай муниципаль районы Яүширмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә Чистай муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән берлектә Г.Исхакый исемендәге III республикакүләм фәнни-гамәли конференция уздырылды.
28 мартта "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә "Яшь профессионаллар" ачык төбәк чемпионатын уздыру буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында киңәшмә узды.
Ел саен Казанда уздырыла торган “Ягымлы яз” фестиваленә заявкалар кабул ителә башлады. Анда югары һәм урта һөнәри белем бирү йортларында укучы студентлар катнашырга хокуклы. Заявкаларны Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә кабул итәләр.
Татарстанда «Сәләт-Олимп» олимпиадага һәм БДИга әзерлек мәктәбе ачылды. Ул “Байтик” балалар савыктыру лагеренда 3 апрельгә кадәр эшләячәк.
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. Мактаулы исемнәр алучылар арасында фән эшлекләре дә бар иде.
8 меңнән артык егет һәм кыз, аларның 200гә якыны агымдагы елда мәктәп тәмамлаучылар, җәмгыять белеме буенча БДИны вакытыннан алда тапшыру өчен гариза биргән.
Татарстанда иң яхшы педагог-психологны сайладылар - ул Казаннан Мәдинә Солтанова. Һөнәри осталык буенча республика конкурсының “Татарстан Республикасының иң яхшы педагог-психологы” номинациясендә җиңүче булды. Конкурста балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән, психологик-педагогик ярдәм күрсәтә торган хезмәтләрдән һәм үзәкләрдән барлыгы 432 педагог-психолог катнашкан. Аның кысаларында 3800 бала һәм яшүсмергә психологик-педагогик ярдәм күрсәтелгән.
3 апрельдән алып 9ына кадәр Казанда информатика буенча XXVIII Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы була. Киләсе атна дүшәмбе, ягъни 4 апрельдә көннең беренче яртысында Идел буе спорт һәм туризм академиясенең “Академия” залында ТР Премьер-министры – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында олимпиаданың соңгы этабын ачу тантанасы була.
Татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын, киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Казан шәһәре Мәскәү районының «Ф.Г.Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе белән берлектә март аенда Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның республика конференциясе үткәрелә. Агымдагы елда әлеге Конференция өченче тапкыр узды.