ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2016 ел
чәршәмбе

Казанда Тимирязев урамы, 3 адресы буенча урнашкан 1 номерлы мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләр өчен иҗат бүлмәсе ачыла. Биредә сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган балалар яши.

Бүген ТР Дәүләт Советының кече залында Туфан Миңнуллин исемендәге III республикакүләм конференциянең “Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәр” секциясе утырышы узды. Әлеге секциягә тәкъдим ителгән журналистик язмалар тематикасы - “Кеше белән язылмаган кануннар идарә итәргә тиеш, аның эчке дөньясы, аның рухы!.. Җәмәгать, бу мәсьәләгә болай гына карарга ярамый...” (Т.Миңнуллин).

Бүген ТР Дәүләт Советының кече залында Туфан Миңнуллин исемендәге III республикакүләм конференциянең “Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәр” секциясе утырышы кысаларында мәктәп укучыларының ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова белән очрашуы булды. Анда жюри әгъзалары Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының гаммәви коммуникация бүлеге һәм татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Васил Гарифуллин, журналист, Бөтендөнья татар конгрессы сайты мөхәррир-модераторы Әлфия Юнысова-Миңнуллина, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, "Сөембикә" журналының әдәби мөхәррире Эльмира Закирова һ.б. бар иде.

Татарстан – ике дәүләт теле булган республика. Күп еллар дәвамында татар теленең статусы, аны тиешле дәрәҗәгә күтәрү турында сүз алып барыла. Үз телендә камил cөйләшергә теләүчеләр саны да елдан-ел арта.

Бүген “Мәгариф” Һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакциясе Татарстан Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән “туры элемтә” уздырды. Министр бер сәгать дәвамында ике дистәгә якын сорауга җавап бирде. Журнал укучылар мәктәпләр өчен кадрлар әзерләү, мөгаллимнәргә дәүләт бүләкләре тапшыру, укытучыларга грантлар бирү мәсьәләләре, балалар бакчалары өчен түләүгә ташламалар, чит телләр укыту турында гына кызыксынып калмады, министрның шәхси тормышына кагылышлы сораулар да юллады.

РФ Үзәк банкы, укучыларның финанс грамоталыгын арттыру максатыннан, яңа дәреслек бастырып чыгарган. “Финанс грамоталыгы нигезләре” дип аталган әлеге дәреслек 9 нчы сыйныф укучылары өчен нәшер ителгән.

Әлегә фәнне ни рәвешле укытулары төгәл генә билгеле түгел, шушы мәсьәлә буенча РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында сөйләшүләр алып барыла.


29
март, 2016 ел
сишәмбе

31 мартта һәм 1 апрельдә Варшавада ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты башлангычы белән "Язма Мирас. Письменное наследие. Textual heritage" проекты кысаларында "Польша архивларында татар документлары" дигән түгәрәк өстәл уздырыла. Әлеге чара ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты башлангычы һәм ярдәме белән Польша Фәннәр академиясе, Варшава университеты, немецларның Кавказ, татар һәм төркестан тикшеренүләр институты (ICATAT) булышлыгында оештырыла.

30 март көнне "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналлары ТР премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән "туры линия" үткәрә.

28 мартта вакытыннан алда үткәрелгән математика буенча профильле Бердәм дәүләт имтиханы өзелми генә тәмамланды. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт матбугат хезмәте хәбәр итә.


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

Казанда быел мәктәпләр, балалар бакчалары төзекләндерүгә 504,6 млн сум акча каралган, шушы суммага 1 сентябрьгә кадәр 17 мәктәп һәм 3 балалар бакчасының торышы тиешле тәртипкә китерелергә тиеш. Аерым алганда, мәктәпләрне төзекләндерү эшләре 8 төрле булып, балалар бакчаларында шуларга яслә төркемнәрендә җылы идәннәр түшәү һәм ачык һавадагы мәйданчыкларда кояштан, явым-төшемнәрдән ышыклану өчен корылмалар ясау кебек эшләр өстәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International