ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
3-20 августта Яр Чаллы шәһәрендә мәктәп ярминкәсе узачак. Чара ел саен традицион рәвештә җәйге каникуллар вакытында шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда уза.

22
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Быелгы БДИ нәтиҗәләре начар дип әйтәсем килми. Шулай да, министр буларак, мин алардан тулысынча канәгать түгел. 21 июльдә  ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов шундый фикер әйтте.
2015 елның 21 июлендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында республика территориясендә “Балаларга өстәмә белем бирү системасының яңа моделе” стратегик инициативасын тормышка ашыру перспективалары хакында фикер алышу буенча киңәшмә узды.

21
июль, 2015 ел
сишәмбе
ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре белән республиканың башта Апас, аннары Буа муниципаль районнарында булды. Буада Татарстан лидеры 140 урынга исәпләнгән “Светофорик” балалар бакчасын тантаналы ачу чарасында катнашты. Ике катлы һәм подвалы да булган әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең музыка һәм физкультура заллары, методик, медицина, процедуралар ясау кабинетлары, ризык әзерләү блогы, кер уу бүлмәсе, территориясендә спорт-уен мәйданчыгы, шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү мәйданчыгы бар.
Казан шәһәрендәге “СОлНЦе” урта мәктәп-интернатының унберенче сыйныфын тәмамлаучы Никита Алкин дөнья буенча мәктәп укучылары арасында биология фәненнән иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп Халыкара олимпиададан алтын медаль алып кайтты. Биология фәне буенча Халыкара олимпиада 2015 елның 12-19 июлендә Даниянең Оркус шәһәрендә узды. Биредә дөньяның төрле почмакларыннан биология фәнен иң яхшы белүче мәктәп укучылары җыелган иде.
Татарстанда “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” хәйрия акциясендә катнашучылар көннән-көн арта. Һәр мәктәп, көллият һәм техникумның төрле елларда тәмамлап киткән, бүгенге көндә уңышка ирешкән хәлле чыгарылыш укучылары бар. Алар Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тарафыннан башлап җибәрелгән акция кысаларында үзләренең уку йортына яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итә.
17-30 августта Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы базасында II халыкара кыр археология мәктәбе эшләячәк. 17се көнне сәгать 11.00дә эшли башлаячак мәктәптә Россиянең һәм чит илләрнең иң эре фәнни үзәкләреннән күренекле галимнәр һәм яшь тикшеренүчеләр катнашачак.
Татарстанның 4нче сыйныф укучылары математика, рус теле, әйләнә-тирә дөнья, уку буенча йомгаклау эшләрен уңышлы башкарган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.

20
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстанда 2015 елның 18 мартында башланып киткән республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1 135 мәктәбеннән 40 меңгә якын укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 45 763 шәхси кабинетта сакланган.

18
июль, 2015 ел
шимбә
Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте агымдагы елның көзендә БДИ тапшыру өчен гаризалар кабул ителү вакытын хәбәр итте. Мондый форматта БДИ быел беренче тапкыр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International