ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Халыкларының Дуслык йортында кичә туган тел укытучыларының “Туган тел-2015” Бөтенроссия конкурсы кысаларында мастер-класслар үткәрелде. Әлеге конкурсның инде тугызынчы тапкыр уздырылуы. Татарстанда аны республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә.
Бүген ТР Халыклар Дуслыгы йортында туган тел һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел” Бөтенроссия мастер-класслар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уздырылды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
8 апрель көнне Казанда "Ел тәрбиячесе-2015" республика конкурсының финалы тәмамланды. Бөгелмәнең 14нче прогимназиясендә хезмәт куючы Людмила Барабошкина "Татарстан Республикасының ел тәрбиячесе-2015" абруена лаек булды.

“Ак барс” – “СКА” хоккей уенынының “Яңа гасыр” каналында турыдан-туры трансляцияләнүе сәбәпле “Белем дөньясы” мәгълүмати-аналитик тапшыруының  11 апрельдә эфирга чыгу вакыты 17 сәгатьтән 16.30 сәгатькә күчерелә.  Моннан тыш, республика мәгариф системасында барган үзгәрешләргә битараф булмаган тамашачыларның күп санлы сораулары буенча атна саен эфирга чыгучы “Белем дөньясы” мәгълүмати-аналитик тапшыруы хәзер һәр җомга  11.30 сәгатьтә ТНВ каналында кабатланып күрсәтелә.

Татарстанда тиешле вакытыннан алда профиль дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ тапшырган 52 укучының 29ы минималь саналган 27 баллны җыя алмаган. Укучыларның 5се – мәктәпне быел тәмамлаучылар. Имтиханны резерв көнендә – 21 апрельдә янә тапшырырга мөмкин. Якын арада рус теле һәм әдәбияты, география буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булачак.

8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 11-17 апрелендә Казанда физкультура буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы уза. Олимпиадада Россиянең 62 төбәгеннән өч йөзгә якын югары сыйныф укучылары катнашачак.
9 апрельдә Казанда Халыклар Дуслыгы йортында Бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучыларының мастер-класслар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уза. Бәйгедә Татарстан мәктәпләренең рус, татар, чуваш, удмурт, мари, мордва, башкорт теле укытучылары, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләре гомумбелем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнаша.

7
апрель, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 7-8 апрелендә Казанда “Ел тәрбиячесе-2015” республикакүләм бәйгесенең финалы уза. Чарада Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Лениногорск, Югары Ослан, Балтач, Чистай, Сарман, Мамадыш, Нурлат, Питрәч районнарыннан зона этапларында җиңеп чыккан 15 иң яхшы тәрбияче катнаша.

6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 7 апрелендә 16 кешедән торган  Татарстан Республикасы җыелма командасы  Идел буе округындагы WorldSkills Russia – 2015 милли чемпионаты ярымфиналында катнашыр өчен Самара өлкәсенә китә. 9-12 апрельдә Самара шәһәренең Экспо-Волга күргәзмәләр комплексында 11 регионнан килгән 120 катнашучы 15 һөнәр буенча иң яхшылары исеме өчен ярышачак.
Бүген ТР Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә “Сәйяр” I шәһәр мәктәп театрлары фестиваленең финал өлеше булды. Гран-при һәм төп бүләк − фотоаппаратны Казанның Идел буе районы 19 нчы гимназиясенең “Сәләт” театр төркеме яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International