ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның сентябреннән барлык мәктәпләрдә дә “Робот техникасы” дип аталган яңа дәрес укытыла башлаячак. Бу хакта Россия мәгариф министры Дмитрий Ливанов хәбәр итте.   

КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтында татар телле булмаган студентлар һәм магистрантлар өчен 19-20 ноябрьдә татар теле буенча VII Республика вузара олимпиада уздырылды. Татарстанның барлыгы 10 югары уку йортыннан 130 студент һәм магистрант үзара ярышканнан соң, аның нәтиҗәләре исәпләп чыгарылган.

«Мин һәм минем тәрбияләнүчеләрем татарча сөйләшәбез» исеме астында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының рус телле тәрбиячеләре арасында республика конкурсының сайлап алу туры уздырылды.

5 декабрьдә “Сәләтле балалар өчен мәктәп: математика, информатика һәм физика” дип аталган дүртенче Халыкара фәнни-гамәли конференция секцияләре узачак. Быел әлеге чара мәгариф системасындагы компьютер технологияләренә багышлана.


18
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

14 ноябрьдә Мәскәүдә "Россиянең ел тәрбиячесе-2014" Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды һәм лауреатларның исемнәре аталды. Конкурс үткәрелә башлаганнан беренче тапкыр 10 лауреат арасына Казанның 151нче балалар бакчасы укытучы-логопеды Виолетта Тарасова керде. Ул конкурсның төбәк этабы җиңүчеләре - 61 тәрбияче арасында конкурс сынауларында югары нәтиҗәләргә иреште. Абсолют җиңүче дип Ленинград өлкәсенең Всеволожск шәһәреннән балалар бакчасы музыка җитәкчесе Юлия Загорская табылды.

11 ноябрьдә Татарстанның "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" мәдәни-белем бирү проекты сайты тулы күләмендә эшли башлады. Бер атна эчендә культурный дневник.рф порталында 6 меңнән артык кулланучы теркәлгән, көн саен сайтка 70 меңнән артык кеше керә.

Сайтка керүчеләр арасында Татарстан Республикасының зур һәм кечкенә шәһәрләре, район үзәкләре, авылларында яшәүчеләр дә бар. Виртуаль мәйданчыкта укытучы һәм китапханәчеләр, укучылары һәм аларның әти-әниләре, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре тәкъдим ителгән. Сайтта "Иң яхшы мәдәни көндәлек", "Иң культуралы ата-ана", "Зилант баласына хат" (үзеңнең мәдәни кичерешләрең хакында) дигән бәйгеләр үткәрелә, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.

2014 елның 16-17 ноябрендә Екатеринбургта чәчтараш сәнгате буенча Европа чемпионаты узды. Ярышта  Европаның 30 иленнән 2 мең кеше катнашты. Чемпионатта Россия командасы алтын медаль яулады.

2014 елның 13 ноябреннән 2015 елның 1 февраленә кадәр республикада башлангыч сыйныф укучылары өчен “Бозда сак булырмын” балалар рәсемнәре конкурслары узачак. Конкурс Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә оештырылды.
“Мәктәп формасы” конкурсы РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Конкурсның максаты – россия җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтү һәм әти-әниләр, мәктәп укучыларына сыйфатлы һәм арзан бәяле мәктәп киемнәре турында мәгълүмат җиткерү. Конкурска 187 гариза тапшырылган, аларның 113е россия дизайнерларыннан һәм 74е җитештерүчеләрдән килгән. Жюри әгъзалары карары белән финалга үткән 15 дизайнер һәм 15 җитештерүче билгеле булачак.

17
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Зәйнең “Энергетик” мәдәният сараенда көзге интеллектуаль уеннар бәйгесе оештырылды. Ул яшь буынны фәнни темалар белән күбрәк кызыксынуга тарту, буш вакытларын файдалы сарыф итүне күздә тотып үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International