ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2014 ел
шимбә
Нурлатта 12 ноябрь көнне үзәк китапханәнең барлык филиалларында бердәм Мәдәният дәресләре үтәчәк.Бу көнне Мәдәният елы кысаларында үткәрелә торган “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” республика мәдәни-белем бирү проектына старт биреләчәк.
Зәй районы мәгариф өлкәсендә, “Граждан шәхесен формалаштыру” муниципаль программасын гамәлгә ашыру максатында, үзенчәлекле эш алымнары кулланыла. Түгәрәк өстәлнең чираттагысы Сарсаз-Баграж авылы мәктәбендә үтте. Биредә район педагогларына авыл җирлегендә бакчадан алып югары сыйныфларгача балаларга патриотик тәрбия бирү, шәхес буларак формалаштыру алымнары күрсәтелде.

31
октябрь, 2014 ел
җомга

Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов очрашуы вакытында Татарстан белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең объектив системасын эшләү буенча сынау төбәге булачак дигән килешүгә ирешелгән.

Нурлат коррекция интернат-мәктәбе үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Һәрвакыт яңарып торган мәктәпне туган көнендә педагоглар һәм хезмәт ветераннары, кунаклар котладылар, аның тарихын барладылар.


30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, 30 октябрьдә Казанда Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, муниципаль берәмлек органнары җитәкчеләре, имтихан кабул итү пункты җитәкчеләре һәм БДИ уткәрү координаторлары  катнашында республикакүләм җыелыш узды.
Татарстанның берьюлы дүрт урта һөнәри белем бирү оешмасы октябрь ахырында Санкт-Петербург шәһәрендә уздырылган “Россиянең 100 иң яхшы урта һөнәри белем бирү оешмасы” конкурсы лауреаты булды. Алар – Түбән Кама технология көллияте, Е.Н.Королев ис. Түбән Кама политехник көллияте, Түбән Кама индустрия техникумы, В.П.Лушников ис. Казан нефтехимия көллияте.

29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
24 октябрьдә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының үзәк оештыру комитеты утырышы узды. Катнашучылар Олимпиаданың региональ һәм йомгаклау этапларын оештыру һәм уздыру, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасын үткәрү Тәртибенә үзгәрешләр кертү, региональ һәм йомгаклау этапларын үткәрү вакытлары, Олимпиаданың йомгаклау этабын үткәрү урыны һәм катнашучыларның саны турында фикер алыштылар.

28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
29-31 октябрьдә Казан (Идел буе) федераль университеты һәм А.Н. Туполев исемендәге милли тикшеренү техник институтының беренче курс студентлары арасында БДИ-2014 контроль үлчәү материаллары буенча мәктәп программасы үзләштерүдән калган белемнәр мониторингы уздырылачак.
2014 елның 3 ноябреннән республика мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Каникул 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, 2014-2015 уку елына балаларга аларның гомере һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгын тәэмин итүче оешкан ял булдыруга шартлар тудыру, каникуллар вакытында укучылар өчен үткәрелә торган чараларның бердәй планын гамәлгә ашыру максатыннан, шулай ук әти-әниләрнең күпсанлы сораулары буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан каникуллар үткәрүнең бердәй вакыты тәкъдим ителгән иде.

27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
27 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр Россия Федерациясенең барлык мәктәпләрендә дә Интернет челтәрендә куркынычсызлык турында бердәй дәресләр уза.
Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен арттыру һәм профессиональ әзерләү академиясе тарафыннан әзерләнгән методик тәкъдимнәр академия сайтында “Тәкъдим итәбез” дип аталган бүлектә урнаштырылган http://www.apkpro.ru/content/category/34/113/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International