ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2014 ел
җомга
11 июль көнне Актаныш районында өч социаль обьект кулланылышка тапшырылды. Ачылу тантаналарында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һ.б. катнашты.
Нурлат районында 2014-2015 елларга балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә комплектлау дәвам итә. 1 июньнән старт алган комплектлау барышында “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүматлаштыру системасы аша 500гә якын бала бакчага юллама алган.

10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 30 июненнән 2 августына кадәр Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында “Рус телле тәрбиячеләрне татар теленә өйрәтү программасын тормышка ашыру кысаларында мәктәпкәчә белем һәм тәрбия учреждениеләре тәрбиячеләренең коммуникатив компетентлыгын камилләштерү” дигән темага белем күтәрү курслары үткәрелә.

9
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген “Дуслык табылган урын” (“Месторождение дружбы”) Татарстан яшь геологларының беренче кыр ачык олимпиадасына нәтиҗәләр ясалды. Ябылу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, “Татнефть” ААҖнең баш геологы Рәис Хисамов, балалар-яшүсмерләр геология хәрәкәте буенча Үзәк совет рәисе (Мәскәү) Светлана Яшина катнашты.
Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе старт алды.Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе старт алды.
Алабугада “Бердәм Россия” партиясе ярдәмендә оештырылган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе башланды. Ул август ахырына кадәр дәвам итәчәк. Аңа Алабуганың теләге булган һәр кешесе кушыла ала.
15 июльгә автокала мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләрен төгәлләргә ниятлиләр. 8 белем учагына республика программасы буенча 302,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Программа тарафыннан 8 төрдә эш башкару күздә тотыла. Алар 90 процентка үтәлгән.

8
июль, 2014 ел
сишәмбе
Нурлат гимназиянең кадетлар сыйныфында укучы 10 бала Симферопольда ял итеп кайтты.

7
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Зәйдә атна башы көтеп алынган күңелле вакыйга белән башланып китте. Шәһәрнең яңа күп катлы йортлар микрорайонында калкып чыккан балалар бакчасы сабыйлар өчен тәүге мәртәбә ишекләрен ачты. Бакчаны тантаналы ачуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы куанычлы мизгелләрне тагын да арттырды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең исеме дә җисеменә туры килеп, “Шатлык” дип аталды. Республика программасы кысаларында төзелгән бина кечкенә зәйлеләргә Президент бүләге булды.
Бүген Чаллының ЗЯБ бистәсендә ремонттан соң 240 балага исәпләнгән «Светлячок» балалар бакчасы ачылды. Әлеге мәктәпкәчә учреждение моннан 42 ел элек төзелгән. Авария хәлендә булганлыктан, узган елның ахырында суд карары белән аны япканнар иде. Шулай да биредә ремонт эшләрен башкару өчен республика бюджетыннан 26 миллион сум акча юллап алуга ирештеләр. 10 миллион сумны бинаның нигезен ныгытуга сарыф итсәләр, калганына тәрәзәләрне алыштырдылар һәм башка урыннарны яңарттылар. Бакчадагы балаларны һәм хезмәткәрләрне, ремонт эшләре барган вакытта, башка мәктәпкәчә учреждениеләргә тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International