ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2014 ел
дүшәмбе
7 июль көнне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Мәктәп укучыларын проектлауга өйрәтү ассоциациясе (Ассоциация проектного образования школьников) булдырылды. Килешүгә имза кую тантанасы КНИТУ-КХТИның уку-укыту бинасында булды.
7 нче июльдән 25 нче июльгә кадәр Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк оешмасы инициативасы буенча, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” традицион республика хәйрия акциясе үткәрелә. Акциягә 7 нче июль көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында оештырылачак чарада старт бирелер дип көтелә.

4
июль, 2014 ел
җомга
Зәй шәһәрендә берьюлы ике яңа балалар бакчасы кулланылышка тапшырылачак. Бу көннәрдә биредә “Зернышко” (55 урынлы) һәм “Шатлык” (120 урынлы) мәктәпкәчә белем бирү оешмалары ачылачак. 2012-2013 уку елларында җирле бюджет хисабына район авылларында мәктәп яны мәйданнары базасында 60 урынлы 3 балалар бакчасы ачылды. Соңгы өч елда мәктәпкәчә балалар өчен барлыгы 320 урын булдырылган.
1 июньгә булган мәгълүматларга караганда, Алабугада 1 июньгә 590 сабый балалар бакчасына юллама алган.
Быел шәһәрдә көтеп алынган тагын ике яңа балалар бакчасы үз ишекләрен ачачак. Бу чиратны якынча 500 кешегә киметергә мөмкинлек бирәчәк. Шул рәвешле, 1 сентябрьгә Алабугада мәктәпкәчә учреждениеләрнең саны икегә артып, 42гә җитәчәк.
18нче июль көнне «Мәктәпкә хәзерләнергә ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында Балтачта «Мәктәп ярминкәсе» була.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!“ акциясе кысаларында аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга булышу өчен, Чирмешән районында төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Мәсәлән, хәйрия марафоны, концертлар оештыру күздә тотыла.

3
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Апас районыннан бер төркем бала – әти-әни назыннан мәхрүм булучылар, тәрбиягә алынучылар, спортта күркәм уңышларга ирешүчеләр Кырым Республикасының “Алтын комлык” лагерена ял итәргә китте.

2
июль, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 1нче июненнән 30нчы июненә кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 20 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 1 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында (алар түбәндә таблица формасында күрсәтелгән).

1
июль, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Дагыстан Республикасы мәгариф, фән һәм яшьләр сәясәте министры Шахабас Шахов министрлыклар арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаладылар.
Ноябрь аенда Сочида Бөтендөнья роботлар олимпиадасы узачак. Анда Россия этабында җиңү яулаган 6 команданың 3се катнаша.
Олимпиада башлану алдыннан Россия данын яклап катнашучы командаларның җыены уздырылачак. Бөтендөнья роботлар олимпиадасын оештыру комитетын РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров белән РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов җитәкләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International