ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2014 ел
сишәмбе
30 июньдә  Казанның “Корстон” комплексында Россия Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсе белән идарә итүче башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең бөтенроссия киңәшмәсе ачылды. Белгечләр бүгенге көндә мәгариф үсешенең актуаль юнәлешләре турында һәм 2014-2015 уку елына бурычлар турында фикер алыша.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов катнашты. Иң элек, рәсми затлар илнең белем бирү системасындагы проектлар, эшләнмәләр күргәзмәсе белән танышты.
Татарстан Республикасы мәктәпкәчә, мәктәп, профессиональ этапларда белем сыйфаты буенча ярыйсы нәтиҗәләр күрсәтә. Бу хакта “Татар-информ” МА да “Пятница, с 13-го” программасында Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек җитәкчесе Сергей Кравцов белдерде.

30
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
“ИТ-чемпион” конкурсы 15 мартта башланды. Әлеге вакыт эчендә конкурста 100 963 бала катнашты. Аларның логиннары олыларның uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы шәхси кабинетында сакланган.
Конкурста иң актив катнашучылар рәтендә Яшел Үзән, Теләче, Арча, Мөслим районнары һәм Казан шәһәре мәктәп укучылары исәпләнә.
Бүген, 30 июньдә Казанда Россия Федерациясе субъектларында мәгариф өлкәсе белән идарә итүче башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов җитәкчелегендә, “Хәзерге этапта мәгариф үсешенең актуаль юнәлешләре: 2014-2015 уку елына бурычлар” дип аталган Бөтенроссия җыелышы узачак.
Бүген Казанда Россия төбәкләрендә мәгариф өлкәсе белән идарә итүче җитәкчеләр киңәшмәсе узды. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, илнең 81 субъектыннан вәкилләр, шул исәптән Кырымнан белгечләр, катнашты.
Дмитрий Ливанов мәктәпне тәмамлаучылар өчен Бердәм дәүләт имтиханнары системасындагы үзгәрешләр турында бәян итеп, яңа уку елына төп бурычлар билгеләнгән докладын тәкъдим итте

27
июнь, 2014 ел
җомга
28 июнь көнне Болгарда, “Болгар-Туган Тел” профильле сменасы кысаларында, Габдулла Тукай Форумы узачак. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борханов, мәдәният, сәнгать һәм фән эшлеклеләре һ.б. катнашачак.
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Татнефть” ААҖ директорлар советының еллык җыелышы узды. Утырышка хәтле ТР Президенты, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “Татнефть” ААҖ Директорлар советы Рәисе киңәшчесе Шәфәгать Тәһаутдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров “Көнбатыш капка” микрорайонында “Алтын ачкыч” 7 нче номерлы балалар бакчасында булдылар.
Арча районы мәктәпләрендә 2014 елга планлаштырылган биналарны капиталь төзекләндерү эшләрен беренчеләрдән булды тәмамладылар.  26 июнь көнне биредә Урта Курса һәм Шурабаш төп гомумбелем бирү мәктәпләре тапшырылды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Арча районына эшлекле сәфәре вакытында әлеге белем бирү оешмаларында булды һәм эшләнгән эшләрнең сыйфаты белән танышты.

26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
25 июньдә Казанның “Корстон” комплексында Математика елына йомгак ясалды. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Министр тантанага җыелган барлык мөгаллимнәрне 2013-2014 нче уку елы уңышлы тәмамлану, Бердәм дәүләт имтиханнары хәвеф-хәтәрсез, имин генә тапшырылу белән тәбрик итте. “Безнең өчен бу бик әһәмиятле чара. Математика – барлык фәннәр патшабикәсе. Бер ел эчендә генә барлык бурычларны хәл итеп бетереп булмый, шуңа күрә, алга таба да, һәрдаим, бу юнәлештә эшне дәвам иттерәчәкбез”, - дип белдерде Энгель Фәттахов.
Сменаның өченче көне ахырына якынлаша. Бүгенге көн сәләтле балалар хәтерендә ниләр белән истә калыр соң? Беренче чиратта, әлбәттә, язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла, галим, язучы Әнвәр Хәйри, педагогия фәннәре кандидаты Кадрия Фәтхулова, филология фәннәре докторы хатыйп Миңнегулов, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Эльвира Димөхәммәтова белән булган очрашулар хәтерләренә уелып калыр. Әлеге шәхесләр үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашты, сәләтле балаларга тагын бер кат татар теленең бөеклеген аңлатты, аларны кызыксындырган сорауларга бик теләп тулы, төгәл җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International