ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
2014нче елның 25 апрелендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының түгәрәк өстәл залына Республикада “Тоталь диктант – 2014” акциясенең оештыру комитеты һәм әлеге чараны оештыруда катнашучылар җыелышып, әлеге чараны уздырудан алган үз уй-фикерләре белән бүлеште.
Сарман районындагы Җәлил китапханәсенең балалар бүлегендә "Китапка икенче сулыш бир" исемендә акция игълан ителде. Акцияда кече һәм урта яшьтәге укучылар актив катнашты. 

2014 елның 24 апрелендә Казан шәһәре Мәскәү районының 75нче гимназиясе базасында Л.В. Занков системасы буенча башлангыч белем алган 5-нче сыйныф укучыларының VI региональ интеллектуаль марафоны узды. Марафонда Татарстан Республикасының 45 мәктәбеннән укучылар катнашты. 


26
апрель, 2014 ел
шимбә
2014 елның 24-26 апрелендә “К(И)ФУ IT-лицей» лицей-интернаты базасында “Кулибины XXI века» дип аталган VII Яшь уйлап табучылар республика олимпиадасының финал чаралары узды. Олимпиаданы оештыручылар һәм үткәрүчеләр - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте советы, Казан (Идел буе) федераль университеты.
25-26 апрель көннәрендә Лениногорск районының “1-нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе” базасында шәһәр мәктәпләре командалары арасында җиңел атлетика буенчаярышлар булып узды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Зәй шәһәренең 3-нче номерлы мәктәп командасы 1-нче, Лениногорск шәһәренең 7-нче номерлы мәктәп командасы 2-нче, Азнакай шәһәренең 7-нче номерлы мәктәп командасы 3-нче урынны яулады.

25
апрель, 2014 ел
җомга

Биектау районы Дөбъяз авылы урта мәктәбе укучылары Абдулла Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкияте буенча мультфильм төшерүне тәмамлаган. “Без – мультфильм төшерәбез!” – дип мактана балалар.

2014 елның 25 апрелендә Чистай шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган V республика кадетлар слеты узды. Слетта Татарстан Республикасының 12 кадет мәктәбеннән укучылар катнашты. 
25-26 апрельдә “Навигатор-Кампус” Беренче шәхси технопарк мәйданында Татарстан Республикасы мәктәп компанияләренең XIV слеты узды. Слетның бәйге өлешләрендә Казан, Бөгелмә, Түбән Кама, Болгар шәһәрләреннән иң яхшы 10 мәктәп бизнес-компаниясе катнашты.
Бүген “Сәләт” Йортында “Асылташ” мәктәп укучылары олимпиадасы икенче турының рәсми ачылу тантанасы уза. Олимпиаданың оештыручылары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм «Сәләт» фонды.

24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәттә (Рособрнадзор) 2014 елда бердәм дәүләт имтиханын уздыру мәсьәләләре буенча Ситуацион-мәгълүмат үзәге (СИЦ ЕГЭ 2014) эшли башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International