ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2013 ел
җомга
Яр Чаллының 26 нчы гимназиясен тәмамлаган Максим Мордяшов физика, математика һәм информатикадан Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган.Ул Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керергә җыена.
ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республика уку йортларын яңа уку елына әзерләү турында сөйләде. Ул 2013 елда капиталь ремонт кысаларында 167 белем бирү учреждениесен төзекләндерү көтелүен җиткерде. Моның өчен 2,5 млрд. сум акча каралган. Әлегә эшләрнең якынча 45 проценты башкарылган.
Зәй шәһәренең ишегалды лагерьларында икенче сменада эш башланды. Июнь ае дәвамында 2 ишегалды лагеренда 200гә якын баланы мәшгуль итү мөмкин булган.
Сарман муниципаль районында республика программасы кысаларында Сарман гимназиясе, Сарман һәм Петровка Завод урта мәктәпләрендә капиталь төзекләндерү эшләре бара. Моның өчен 39 миллион 572 мең сум акча бүленгән.
Түбән Камада киләсе уку елы өчен мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә төркемнәрне формалаштыру эшләре бара. Барлыгы 178 төркем ачу планлаштырыла, аларда 3500 бала тәрбия алачак.
“Электрон балалар бакчасы” системасында 6500дән артык бала теркәлгән. Июльнең беренче тугыз көнендә балалар бакчаларына 3307 бала урнаштырылган.

11
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
“Мин монда проблема күрмим. Юк җирдә проблема ясамаска кирәк”, - дип җавап бирде ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенең укучы кызларның мәктәпкә яулык бәйләп бару мөмкинлеге турындагы соравына җавап биреп.
Хәзерге вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан федераль исемлеккә кергән 485 исемдәге дәреслек 600 921 данә күләмендә сатып алынган. Гомумән алганда, 1 млн. 330 данә китапка заказ бирелгән. Республиканың үз дәреслекләре 200 380 комплект күләмендә (47 исемдә) сатып алынган.

9
июль, 2013 ел
сишәмбе
Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның өстәмә этабы башланды. Төрле сәбәпләр белән төп дулкынга эләгә алмаучылар сынауны 8-18 июль көннәрендә тапшыра ала.
Кукмара муниципаль районының Мәчкәрә урта мәктәбендә инде яз көне башланган капиталь ремонт тулы көчкә дәвам итә. Бүгенгә ике катлы бинаның тәрәзәләрен алмаштыру бара, түбәнең ярты өлеше ябылып беткән.
Әлмәттә быел 9 гомумбелем бирү мәктәбенә һәм 1 коррекция мәктәбенә капиталь ремонт ясала. Моның өчен средстволар шәһәрнең 60 еллыгы уңаеннан республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International