ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Бу хакта Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга багышланган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.
Гомумән алганда, 2012-2013 уку елында 21 меңгә якын кеше БДИ тапшырган. Аларның 19948е – быел мәктәп тәмамлаучылар.
Хөкүмәт йоырнда узган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда тапшырыла торган Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре белән дә таныштырып үтте. Халыкта аны “кече БДИ” дип тә атап йөртәләр. Чөнки әлеге имтиханнар да, БДИдагы кебек, контроль-исәпләү материаллары (КИМ) белән тапшырыла.
Нурлат районы мәктәпләрендә һәм бакчаларында ремонт эшләре башланды.
– Нигездә, мәктәпләрнең сыйныф бүлмәләрендә ремонт ата-аналар ярдәме белән башкарылса, коридорларда, фойелардагы эшләр шефлар һәм мәктәп җитәкчелеге көче белән алып барыла, - ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Газиз Юнысов.

Соңгы бер ай эчендә югары урыннарда эшләүче җитәкче яки эшмәкәрләрнең кайчандыр үзләре укыган мәктәпләргә матди ярдәм күрсәтү очраклары күбәеп китте. Яхшы гамәл, сүз дә юк.

«Әкияттәге кебек монда», – дип шатлана Балтач районының Бөрбаш урта гомумбелем бирү мәктәбе коллективы. Белем бирү йортындагы шартлар, чыннан да, сокланудан тел шартлатырлык булса, яңа мәктәпле булып куюлары да нәкъ әкияттәгечә килеп чыккан. Узган елның 8 декабреннән элеккеге бик иске биналарыннан өр-яңа мәктәпкә күчкәннәр алар.

16
июль, 2013 ел
сишәмбе
Тагын тугыз көннән югары уку йортларында көндезге бүлеккә документлар кабул итү төгәлләнә. Вузларда хәлләр ничегрәк?
Казан илкүләм тикшеренүләр технология университетында (элеккеге КХТИ) 2069 бюджет урынына 10 мең 936 гариза тапшырылган. Болар – бакалавриат һәм белгечлек юнәлешләре буенча. Узган ел исә технология университетына барлыгы 40 меңнән артык гариза кергән иде. Саннарның ким булуы быел чыгарылыш укучыларының ким булуына бәйле.

15
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Ышанмассың да, бер генә түгел, өч фәннән бит ул! Кукмара районының Зур Сәрдек гимназиясен тәмамлаган Адай авылы кызы Гөлназ Садриева быел әнә шундый югары нәтиҗәләр белән шаккатырды. Чаллыдан Максим Мордяшовның да баллары Гөлназныкы кебек үк.
Быел Казан (Идел буе) федераль дәүләт университетында медицина һәм биология институты эшли башлады. Бу институттагы стоматология кафедрасын җитәкләү эше миңа тапшырылды.
Шәһәрнең 4 нче лицеена республика 24,5 миллион сум бүлеп биргән, район тагын 1 миллион сумны өстәгән
Бакчаның иске бинасы 1968 нче елда, яңасы 1988 нче елда төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International