ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Лениногорскида капиталь ремонт дәвам итә. Бүгенге көндә райондагы алты мәктәптә капиталь ремонт бара. Алар – 5нче, 7нче, 8нче, 10нчы, Тимәш һәм Иске Писмән мәктәбе.
Капиталь ремонт программасы нигезендә, түбә ремонтлау, тәрәзәләрне алыштыру, эчке ишекләрен алыштыру, эчке коммуникация, санузел, фасадны ремонтлау кебек эшләр каралган.

5
июль, 2013 ел
җомга
Ростов, Липецк, Курск, Түбән Новгород өлкәләрендә, Әстерханда, Мәскәүдә менингит белән авыручыларның артып китүе күзәтелә. Татарстанда әлегә энтровируслы инфекцияләр йоктыру очраклары ачыкланмаган. Шулай да бу чир республика территориясендә таралмасын өчен кисәтү чаралары күрелә.
Төрле җитәкчеләргә, шул исәптән район башлыгына да тәрбиягә авыр бирелгән берәр баланы беркеткәннәр.
Рособрнадзор бердәм дәүләт имтиханнарында югары балл туплаган укучыларның эшен кабат тикшерергә тәкъдим иткән иде. Быел 100 баллык нәтиҗәләр буенча Брянск өлкәсе, Калмыкия, Чуашия Республикалары рекорд куйды.
Актаныш муниципаль районында коррекцион интернат-мәктәп директорларының семинар-киңәшмәсе булып узды. Чара Такталачык коррекцион интернат-мәктәбендә оештырылды. Бирегә республиканың төрле төбәкләреннән коррекцион интернат-мәктәп директорлары, балалар йорты җитәкчеләре, барысы 80 гә якын кеше җыйналды.

2
июль, 2013 ел
сишәмбе
“IT-чемпион” бәйгесендә актив катнашкан мәктәп укучылары ярдәме белән республикабызда электрон хезмәтләр шактый популярлашты. Балаларның тырышлыгы да бәяләнде – иң күп балл туплаучыларга iPadлар тапшырылды. Кыйммәтле бүләкләр өчен көрәш хәзер дә дәвам итә.
Кем булырга? Документларны тагын кайсы уку йортына тапшырып карарга? Абитуриентлар БДИ балларының күпме булуыннан чыгып, белгечлек сайларга омтыла. Билгеле булганча, алар документларын биш вузга өч юнәлеш буенча тапшыру мөмкинлегенә ия.
Май-июнь айларында Казанда халык кими төшә – семестрны тәмамлаган студентларның күбесе таш каладан тизрәк китү ягын карый. Алардан соң бераз тын алырга да өлгерми, шәһәр икенче яктан штурмга тотыла башлый.

27
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов «Үз мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе кысаларында 145 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы Арчаның 1 нче мәктәбендә булды.
Бу елның беренче сентябреннән Россиядә «Мәгариф турында»гы яңа закон гамәлгә керәчәк. Татарстан исә республиканың аерым канунын булдыру тәкъдиме белән чыккан иде. Аның проекты әзерләнде, беренче укылышта кабул да ителде. Шулай булуга карамастан, әлеге мәсьәләгә кагылышлы имеш-мимешләрнең тынганы юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International