ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Моңа дачага барырга, авылга кайтырга җыенучы¬лар да керә. Ә җәйге ялда акча эшләп алырга ниятләүчелә¬ре 1 генә процентны тәшкил итә.

24
июнь, 2013 ел
дүшәмбе
28 июнь көнне ТР Дәүләт Советының чираттагы сессиясе булачак. Элгәресендәге кебек анысында да депутатларның игътибар үзәгендә – ТР “Мәгариф турындагы” закон проекты булыр, икенче һәм өченче укылышта тикшерелеп, ул кабул да ителер дип көтелә.

21
июнь, 2013 ел
җомга
Республикада татар әдәбиятыннан БДИны бер генә укучы тапшырган. Кем ул? Без аны эзләп таптык. Ул – Чаллы шәһәренең 79 нчы лицей-интернатында белем алган, Сарман районының Азалак авылы егете Раушан Заманов. Баксаң, Раушан әдәбият яки тел белгече түгел, ә инженер булырга хыяллана икән.

20
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
“IT-Чемпион” бәйгесенең беренче этабында җиңү яулап, iPad алган мәктәп укучылары турында язган идек инде. Тик җиңүчеләр тагын да күбрәк булачак әле - шушы көннәрдә республикада конкурсның икенче этабы старт алды.
Тагын 2-3 елдан Татарстанда балалар бакчалары кытлыгы мәсьәләсе үз актуальлеген югалтырга мөмкин. Ата-аналар сөенеченә 2015 ел ахырына кадәр республикабыз тәрбия йортларында 30 мең яңа урын булдырырга ниятлиләр.
РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец Казанга эшлекле сәфәре барышында Республика онкология диспансерында һәм 44 нче балалар бакчасында булды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озата барды.
Кайбыч муниципаль районының мәгариф бүлегенә математика, инглиз теле, физикадан бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре кайтты.
ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм комитеты утырышында Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында “Дин мәдәниятлары һәм дөньяви этика нигезләре” белем бирү курсын тормышка ашыру турында сөйләштеләр. Әлеге мәсьәлә буенча ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хисап тотты.
Икенче мәҗбүри фән саналган математикадан БДИ нәтиҗәләре быел да артык шатланырга ирек бирми. Имтихан тапшырган 20623 татарстанлының 4,3 проценты минималь 24 баллны җыя алмаган. Гомумән, Россия буенча саннар тагын да зуррак – 7,6 процент бусаганы узмаган.
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге хезмәткәре Лилия Салихова сүзләренчә, "Ана теле" проекты (anatele.ef.com) 2014 елның 1 гыйнварыннан тулы куәтенә эшләп китәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International