ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Закон проектын икенче һәм өченче укылышта тулаем 28 июньдә узачак сессия утырышында кабул итү көтелә. Закон проекты республика җитәкчелеге, бөтен халык тарафыннан игътибар үзәгендә булган.

18
июнь, 2013 ел
сишәмбе
Быел 167 гомуми белем бирү учреждениесе яңартылыр дип көтелә. Дүрт мәктәптән кала башкалары әлеге эшкә керешкән инде. Күптән түгел республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгариф министрлыгына ремонтны иң яхшы итеп башкаручыларны бүләкләү системасын булдырырга тәкъдим итте. Без исә ремонт барышын Азнакай мәктәпләрендә күзәттек.
Математикадан бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗә¬ләре билгеле булды. Татарстанда БДИның алдан бирү этабында әлеге фәннән – 25, төп этапта барлыгы 20 мең 598 кеше катнашкан иде. Быел республика буенча уртача күрсәткеч 56,1 балл тәшкил итә.

14
июнь, 2013 ел
җомга
Быел 1 июньнән республика районнары һәм шәһәрләрен¬дәге мәгълүмати-методик үзәкләргә (ММҮ) милли мәга¬рифне үстерү һәм төбәкләр белән хезмәттәшлек итү штаты кире кайтарылды. Гому¬мән, мәгариф өлкәсендә методик эшчәнлеккә игътибар ни дәрәҗәдә бирелә? Методистлар ничек эшли, аларның нинди тәкъдимнәре бар? Без әлеге мәсьәләне Кама Тамагы районы мисалында өйрәнергә булдык.
Казан (Идел буе) федераль университеты базасында эш¬ләүче кече университетның астрономия бүлеге студенты Илһам Галиуллин үзгәрешле яңа йолдыз ачкан. Әлеге ачышын ул үзенең командасы бе¬лән күптән түгел АКШта узган халыкара фәнни-технологик бәйгедә тәкъдим итте.

11
июнь, 2013 ел
сишәмбе
Күпләр көтеп алган Сабантуй бәйрәме һәрьелдагыча гөрләп узды. Бәйрәмдә кунак булып ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы Энгель Фәттахов шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Марсел Галимәрдәнов һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин да катнаштылар.
Татарстанда рус телен барлыгы 20 мең 878 кеше (шуларның 19 мең 880е мәк­тәпне быел тәмамлаучылар) тапшырган иде. Әлеге фән­нән республика буенча уртача күрсәткеч 67,2 балл тәш­кил итә. 

7
июнь, 2013 ел
җомга
6 июнь Халыклар дуслыгы йортында рус теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларда, төрле бәйге-фестивальләрдә, Бердәм дәүләт имтиханнарында югары нәтиҗәләр күрсәткән Татарстан укучыларын, студентларны һәм аларны әзерләгән педагогларны хөрмәтләделәр. Биредә Татарстанда Рус теле көне кысаларында бәйрәм тантанасы узды.
Билгеле булганча, быел ил күләмендә рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнары гаугадан башланды. Россиянең Үзәк өлешендә сынау барган вакытта Ерак Көнчыгыш мәктәпләрендә инде тестларны тапшырып өлгергән укучыларның җаваплары Интернетта пәйда булды. Бүген белгечләр мәгълүматның “виртуаль пәрәвез”гә чыгарылу сәбәпләрен хакерларның БДИ биремнәре сакланган электрон почтаны җимерүеннән күрә.

5
июнь, 2013 ел
чәршәмбе
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Интернетта “БДИ нәтиҗәләрен башкаларга караганда алданрак бел!” дип смс-хәбәр җибәрергә тәкъдим итүчеләргә ышанмаска киңәш итә. Бу – акча талаучыларның чираттагы алдавы. Чын нәтиҗәләрне исә “Белем сыйфатына күзәтчелек итү республика үзәге” сайтының “БДИда катнашучы” бүлегенә (www.rcmko.org) кереп карарга, шулай ук мәктәп яки район мәгариф бүлеге аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International