ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2013 ел
шимбә
Кадерле яшь дусларыбыз! Хөрмәтле олылар һәм хезмәттәшләр!
Сезне ихлас күңелдән гаҗәеп матур бәйрәм – Халыкара балаларны яклау көне белән тәбрик итәм!

31
май, 2013 ел
җомга
Оптимальләштерү мәсьәләсе Әгерҗе районының Салагыш мәктәбенә инде икенче тапкыр килеп кагылды. 100 еллык тарихы булган белем бирү учреждениесе тугызъеллыка калдырыла, дигән хәбәр авыл халкын борчуга салды.
11 нче сыйныф укучылары чираттагы Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырды.
Графикта - информатика һәм информацион-коммуникацион технологияләр (ИКТ), биология, тарих предметлары. Информатика һәм информацион-коммуникацион технологияләрдән – 1568, биологиядән - 3512, тарихтан 2968 кеше сынау тотарга теләк белдергән.
ТР Дәүләт Советы депутатлары сессия утырышында яңа редакциядәге “Мәгариф турында” закон проектын беренче укылышта кабул итте.

29
май, 2013 ел
чәршәмбе
Узган уку елында предмет олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерларын, аларны әзерләгән укытучыларны бүләкләү өчен шәһәр казнасыннан 10 млн сум бүленгән. Әлеге максатларга каралган фонд 2 тапкырга арттырылган.
Зәй муниципаль районы һәм шәһәрендәге балалар бакчаларына уенчыклар тапшырыла. Әлеге игелекле гамәл “Сабыйларга җылылык һәм уңайлыклар бүләк итик” муниципаль программасы кысаларында Шәфкатьлелек елы уңаеннан оештырыла. Уенчыклар өчен 1 миллион сум акча район бюджетыннан бүленгән.

27
май, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген бөтен Россия күләмендә укучылар Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра башлды. Графикта беренче булып рус теленнән имтихан тора.
Казан Яңа Савин районының 177 нчы мәктәбендә Бөтенроссия укучылар олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы һәм талантлы балаларга һәм аларны тәпбияләүче укытучыларга ярдәм итү максатыннан беренче тапкыр үткәрелде.
Быел 1 мартта старт алган “IT-чемпион” республика проекты төбәкләрне мәгълүматлаштыру проектлары арасында уздырылган “ПРОФ-IT” Бөтенроссия бәйгесенең “Электрон Хөкүмәт сервисларын популярлаштыру һәм пропагандалау” номинациясендә финалистлар өчлегенә кергән.

24
май, 2013 ел
җомга
25 май Татарстан Республикасы мәктәпләренең 20 меңгә якын укучысы өчен мәктәп кыңгыравы соңгы тапкыр яңгырый. Дәресләр, тәнәфесләр, өй эшләре – барысы да артта кала. Әлеге мизгелләрне сез кайчан да булса моңсулык белән искә алырсыз. Ә бүген исә – бары дулкынланулы шатлык. Тизрәк олы тормышка аяк атлыйсы, мөстәкыйль буласы килә. Ул нинди булыр – бары үзегездән тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International