ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан Дәүләт Советында “Татарстан Республикасында ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны урнаштыру һәм аларга дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләсе буенча законны гамәлгә кую” темасына багышланган хөкүмәт сәгате узды.
Университет җитәкчелеге пенсия яшенә җиткән галимнәрне филиалларга укытырга җибәрергә җыена.

21
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Агымдагы елның 1 нче мартында, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында “IT-чемпион” республикакүләм конкурсы старт ала. Аның үзенчәлекләре, максаты турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, Мәгълүматлашытру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.
Шәһәрнең һәм районның барлык мәктәпләрендә җыелышлар үтәчәк, анда балаларны ничек яклау турында сөйләшәчәкләр. Бу хакта бүген журналистларга мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Елена Терентьева сөйләде.

20
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы 2013 нче елның 27 нче маеннан 19 нчы июненә кадәр дәвам итәчәк. Аны агымдагы елда башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар тапшырачак.
Рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын язу өчен быел вакыт 210 минутка кадәр арттырылачак.
2013 нче елда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларны, математика буенча Дәүләт йомгаклау аттестациясе сынауларында җитди үзгәрешләр көтә. Азмы-күпме үзгәрешләр рус теле, биология, география һәм физика фәннәренә кагыла. Җәмгыять белеме, тарих, информатика һәм мәгълүмати технологияләр, әдәбият, чит теле һәм химия фәннәре буенча үзгәрешләр юк.
Быел Татарстанның гомуми белем бирүче учреждениеләренең 9 нчы сыйныфын тәмамлаучылар, мәҗбүри предметларның берсе саналган татар теле буенча имтиханны яки Дәүләт (йомгаклау) аттестациясен (ГИА) ике юл белән тапшыра алачак.
Агымдагы елның 1 нче мартына кадәр, Бердәм дәүләт имтиханын тапшыручылар һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясен узучылар, сайлап алу мөмкинлеге булган фәннәр буенча фикерләрен тәгаенләргә тиеш. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.

19
февраль, 2013 ел
сишәмбе
ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Казанның 19 нчы гимназиясендә рус телле балаларны татар теленә өйрәтү буенча “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International