ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2013 ел
җомга
Чүпрәле муниципаль районындагы 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте. Бәйрәмгә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Александр Шадриков, район мәгариф бүлеге мөдире Марс Хәлиуллов, төрле елларда мәктәпне тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучы-ветераннар килгән иде

14
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Мәсәлән, әлеге тел декадалары кысаларында ункөнлек дәвамында һәр балага бирем бирелә. Алар инглиз телле илләр турында дивар газетасы чыгаруда, концертларда, күңелле сәяхәтләрдә, викториналарда, җыр һәм шигырь конкурсларында, уеннарда катнашалар. Кичәләр уздырганда балаларның яшь үзенчәлекләре исәпкә алына.

13
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
“Мин тәртип яратам. Республиканың белем бирү системасы белән идарә итүдә анык вертикаль төзү зарур. Безгә кемнең нәрсә өчен җавап бирүен төгәл билгеләргә кирәк.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының еллык планы нигезендә күренекле татар мәгърифәтчесе, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнү, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә галимнең хезмәтләрен пропагандалау максатында, 2013 нче елның 14 нче февралендә Кукмара муниципаль районында “Хәзерге шартларда рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасын файдалану” темасына X республикакүләм педагогик укулар үтә.

12
февраль, 2013 ел
сишәмбе
Яр Чаллы шәһәрендә “Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычлар турында” коллегия утырышы узды
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Яр Чаллыда узган еллык коллегиясендә беренче тапкыр Татарстан муниципаль районнарының белем бирү өлкәсендәге эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Иң яхшы районнар “Яхшы сыйфатлы белем биргән өчен”, “Милли мәгариф үсеше өчен”, “Тәрбия эшен бик яхшы оештырган өчен” номинацияләрендә билгеләнде, дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнде.

11
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
Яр Чаллы шәһәрендә “Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычлар турында” коллегия утырышы узды. Утырышта ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, республикада педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләсенә тукталып, Татарстанда педагогик кадрларны әзерләү вазыйфасы КФУга йөкләнүен билгеләп үтте.

8
февраль, 2013 ел
җомга
Татар теленә дистанцион өйрәтү юнәлешендәге “Ана теле”(http://anatele.ef.com) онлайн мәктәп проекты 2014 елның 1 гыйнварена тулысынча эшләнеп тапшырылачак. Проектның 9 дәрәҗәсе дә кулланучыларга тәкъдим ителәчәк. Әлеге 9 дәрәҗәне дә узган тел өйрәнүчеләр татар телен камил белүчеләр дип саналачак. Шунысы кызыклы: беренче дәрәҗәне узмыйча – биремнәр тапшырмыйча, икенчесенә үтеп булмый. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов журналистлар белән очрашу вакытында белдерде.

Рухи байлык... Аңа сәнгатьнең барлык төрләре, халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәтләре, әхлак кагыйдәләре, тормышның һәр өлкәсендә тупланган халык акылы, тормыш тәҗрибәсе керә. Үз халкыңның бу байлыгын бөтен нечкәлеге белән аңлау ана телен белүдән башка мөмкин түгел.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International