ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын язу өчен быел вакыт 210 минутка кадәр арттырылачак.
2013 нче елда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларны, математика буенча Дәүләт йомгаклау аттестациясе сынауларында җитди үзгәрешләр көтә. Азмы-күпме үзгәрешләр рус теле, биология, география һәм физика фәннәренә кагыла. Җәмгыять белеме, тарих, информатика һәм мәгълүмати технологияләр, әдәбият, чит теле һәм химия фәннәре буенча үзгәрешләр юк.
Быел Татарстанның гомуми белем бирүче учреждениеләренең 9 нчы сыйныфын тәмамлаучылар, мәҗбүри предметларның берсе саналган татар теле буенча имтиханны яки Дәүләт (йомгаклау) аттестациясен (ГИА) ике юл белән тапшыра алачак.
Агымдагы елның 1 нче мартына кадәр, Бердәм дәүләт имтиханын тапшыручылар һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясен узучылар, сайлап алу мөмкинлеге булган фәннәр буенча фикерләрен тәгаенләргә тиеш. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.

19
февраль, 2013 ел
сишәмбе
ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Казанның 19 нчы гимназиясендә рус телле балаларны татар теленә өйрәтү буенча “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты.

18
февраль, 2013 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының еллык планы нигезендә күренекле татар мәгърифәтчесе, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнү, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә галимнең хезмәтләрен пропагандалау максатында, 2013 нче елның 14 нче февралендә Кукмара муниципаль районында “Хәзерге шартларда рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасын файдалану” темасына X республикакүләм педагогик укулар үтте.

Әле берничә көн элек кенә бу сан 800гә якын булган. Аның ярдәмендә әлегә 10 мең кеше белем туплый ала. EF Education First компаниясенең Россия һәм БДБ илләре буенча директоры Эдуард Балдаков әйтүенчә, татарча өйрәнергә теләүчеләр арасында Австралия, Америка, БДБ илләре вәкилләре дә бар.

15
февраль, 2013 ел
җомга
“Яңалыклар” мәгълүмат агентлыгы “Социаль навигатор” проекты кысаларында “Югары икътисад мәктәбе” Милли тикшеренү университетының Мәгариф үсеше институты белән бергә мәгариф белән идарә итү органнары сайтларының мәгълүмати яктан ачык булуына бәйле рейтинг әзерләгән.

14 февраль Казанда, ТР Министрлар кабинетында, “Татар теленә өйрәтү буенча “Ана теле” онлайн-мәктәбе проектын эшләтеп җибәрү турында” брифинг булды.

Әгерҗе шәһәрендә балалар бакчасына чират көтүче сабыйлар саны тагын 650гә җиткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International