ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Бу көннәрдә Мәскәүнең өзлексез математик белем бирү үзәге тарафыннан математика укытучылары арасында үткәрелгән IX Бөтенроссия иҗат бәйгесенә йомгак ясалды. Анда Зәйнең Кече академия педагогы , Татарстанның атказанган укытучысы Фәнил Хәниф улы Таймасов җиңүче булды.

2
ноябрь, 2012 ел
җомга
Башкортстан белән Татарстанда әти-әниләр күтәргән «тел мәсьәләсе» Дәүләт Думасына кадәр барып җитте. Тиздән туган телен өйрәнү-өйрәнмәү һәр мәктәп укучысының үз ихтыярында булачак.
12-13 ноябрьдә Татарстан җитәкчелеге белән республика яшьләре студентлар проблемалары буенча фикер алышу һәм аларны хәл итү юлларын табу өчен очраша. Шулай итеп, Казанда ТР студентларының VII Конгрессы башлана.

30
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
Тиздән республика халкы татар телен югары технологияле система буенча өйрәнә башлаячак. Инглиз телен тирәнтен өйрәтә торган EF Education First компаниясе белән берлектә тормышка ашырылучы «Ана теле» он-лайн мәктәп проектын 2013 елның гыйнвар аена әзерләп бетерергә исәплиләр.
30 октябрьдә 11.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы мәгариф, мәктәп һәм балалар бакчалары идарәсенең муниципаль органнары җитәкчеләре өчен видеоконференция режимында республикакүләм семинар-киңәшмә узачак.

29
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Казан (Идел буе) федераль университетының гыйльми советы карары буенча журналистика һәм социология факультеты базасында Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты булдырылды.

23
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
21 октябрьдә Халыклар дуслыгы йорты бинасында татар теле һәм әдәбияты буенча уздырылган олимпиаданың җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Беренче урынга лаек булучылар арасында башка илләрдән килгән милләттәшләребез дә бар.

22
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
22-27 октябрь көннәрендә республика мәктәпләрендә 1-11 сыйныф укучылары өчен “парламент дәресләре” уздырыла. Быелгысы ТР Конституциясенә 20 ел тулуга багышлана.
20 октябрьдә Хөкүмәт йортында быелгы төзелеш программаларының үтәлешен тикшереп, 2013 елга план билгеләделәр. Әлегә кадәр республикада эшләп килгән барлык проектларның киләсе елга да дәвам иттереләсе мәгълүм.

16
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
Дәүләт Думасы стеналары эчендә туган бу идеяне Татарстан Дәүләт Советы инициативасы итеп карауга кертерләр һәм, илдә көтелмәгән сәяси түнтәрелеш булмаса, Дума озакламый тагын бер канун штамплап куяр, чөнки мәсьәлә белән илнең рәсми җитәкчелеге кызыксына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International