ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2011 ел
чәршәмбе
Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко ведомствоның мохтаҗ студентлар һәм бишлегә укучылар өчен стипендияләрне арттыру буенча 2012 елда эшен дәвам итәчәгенә ышандырды.
Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко мәгариф турында закон проекты яз көне Дәүләт думасы тарафыннан кабул ителү өчен әзер һәм инде 2013 елның гыйнвар аеннан гамәлдә булыр дип саный.
Яр Чаллыда чын Яңа ел алды тантанасы башланып китте: шәһәр халкы илнең төп Кыш Бабаен – Бөек Устюг Тылсымчысын каршы алды.

27
декабрь, 2011 ел
сишәмбе
Яңа ел алдыннан Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко Мәскәүдә барлык региональ мәгариф министрларын җыйды. Елга нәтиҗәләр ясадылар һәм киләсе елга планнар кордылар.
Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко вуз ректорларыннан тулай торакларны билгеләнгән максатларда файдалануларын һәм укучылар өчен барлык яшәү урыннаран да кире кайтаруларын сорады.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль комитеты идарәсе физик затларның (шәхси мәгълүмат субъектларының) шәхси мәгълүматларын эшкәртүне башкаручы операторларга Шәхси мәгълүмат субъектлары хокукларын яклау буенча вәкаләтле орган - Роскомнадзорга (Татарстан Республикасы буенча адресы: Гарифьянов урамы, 28 нче А йорты, Казан шәһәре, 420138, а/я 25) физик затларның (хезмәткәрләрнең, пациентларның, абонентларның, клиентларның һ.б.) шәхси мәгълүматларын эшкәртү турында белдерү кәгазен юлларга тиеш булуларын исләренә төшерде.

26
декабрь, 2011 ел
дүшәмбе
2011 елның 26 нчы декабрендә сәгать 11.00дә “Югары технологияләр өлкәсендәге “IT-парк” технопаркы” дәүләт автоном учреждениесе конференц-залында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы узды.

22
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
24 нче декабрь көнне 11.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында (Казан шәһәре, Пушкин урамы, 18) мәктәп бизнес-компанияләренең “Яшьләр казанышлары” мәгариф программасы кысаларында оештырылган ачык Яңа ел хәйрия ярминкәсе үтәчәк.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәт каршындагы Иҗтимагый совет 2011 елгы бердәм дәүләт имтиханнарына нәтиҗәләр ясады. Араларында мәктәп директорлары, галим-педагоглар, журналистлар һәм чиновниклар да булган совет әгъзалары гади балларны, БДИ бирүчеләр һәм бирмәүчеләр санын исәпләүдән әлеге мәгълүматны анализлауга күчәргә кирәген таныдылар.
Аның кысаларында гимназиядә 3D зал һәм электр тарихы музее эшли башлаячак. Гимназия директоры Любовь Кочнева сүзләренә караганда, гимназиянең эчке тәртибен бозмыйча гына башка мәктәп укучылары да керә алсын өчен, фән театрына керү махсус урам ягыннан булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International