ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2025 ел
дүшәмбе

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының Индустриаль-педагогика көллиятендә  «Хәрби-тарихи уен» нар  узды. Чараны үткәрү 2020 елдан башланган. «На пути к победе» хәрби-тарихи уены мәктәп укучылары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары өчен белем бирү процессының мөһим өлешенә әверелгән. 


1
март, 2025 ел
шимбә

 Россия Федерациясенең 89 субъектында инвалидлар һәм сәламәтлек буенча  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча Илкүләм чемпионатның төбәк этабы башлана. Оештыручылар  Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, «Абилимпикс» хәрәкәте үсешенең төбәк үзәкләре, һөнәри белем бирүне үстерү институтының «Абилимпикс» үзәге һәм «Россия - мөмкинлекләр иле» АНО .

2 март көнне Россия төбәкләрендә остазларны хөрмәтләүче чаралар башлана. Нәкъ шул көнне "Остаз көне"ен  билгеләү планлаштырыла. Хәзерге вакытта тиешле Президент Указы әзерләнгән.


28
февраль, 2025 ел
җомга

Беренчел гаризалардан күренгәнчә, бу уку елында Татарстанда мәктәп тәмамлаучы 5 меңнән артык укучы туган телләрдән имтихан тапшырырга ниятли. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова А.С.Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә узган утырышта шулай дип белдерде.

«Ана теле» татар телен дистанцион өйрәтү системасы быел яңадан эшли башлаячак. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова А.С.Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә узган утырышта шулай дип белдерде.

Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбендә Ватанны саклаучылар елы кысаларында ике истәлекле чара узды.

Буа шәһәренең 2 нче лицее базасында Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының идарә командалары өчен «Белем бирү сыйфатын арттыру теориясе һәм практикасы» темасына республика семинары узды,. Аларда 2024 елда «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре төзелгән. 

27 февральдә Казан педагогика көллиятендә “Озак һәм экстремаль стресс шартларында халыкка психологик ярдәм күрсәтүне оештыру проблемалары” темасына Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларының гамәли психологлары өчен форум узды.

Татарстанда уңайлы социаль-психологик климат формалаштыру буенча комплекслы профилактик чараларны гамәлгә ашыру буенча «Школа#безОбид»   Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясадылар. Конкурска 40тан артык эш тәкъдим ителде.

25, 26, 27 февральдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге тарафыннан 2024 елда министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар җитәкчеләре өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт турында белешмәләр тапшыру тәртибе буенча практик семинарлар үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International