Мондый мөмкинлек аларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән кабул ителгән программа ярдәмендә бирелде.
Казанның ике паркында 3 һәм 4 июльдә лекцияләр укылачак. Шәһәр халкы алдында КФУның Яшь галимнәр ассоциациясе вәкилләре чыгыш ясаячак. Керү - ирекле.
Казан дәүләт медицина университеты студентлары командасы тарафыннан эшләнгән Паллиатив пациентлар регистры проекты ( 6 курс студенты Сөмбел Шакирова җитәкчелегендә) Иннополис университеты җыентыгына эләкте.
«Игелекле Казан» өч смена урынына җиде бушлай лагерь сменасы оештыра. Карар менталь кимчелекләре булган балаларның ялга ихтыяҗы зур булу белән бәйле кабул ителде , хәзерге вакытта инде 108 гариза эшкәртелгән.
8-11 нче сыйныф укучылары Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә торган Бөтенроссия олимпиадасының тренировка этабында катнаша ала.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Татарстан Республикасы хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе 3 июльдән 6 июльгә кадәр Үзбәкстанда булачак. Визитның төп темасы - Татарстанга үзәк Азия иленең урта махсус уку йортларын тәмамлаучыларны җәлеп итү, белгечләрне профориентацияләү һәм әзерләү.
2024 елның 27-29 июнендә Оренбургта XXI Россия робототехника олимпиадасы финалы һәм «Россия робототехника олимпиадасы» спорт программалаштыру буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
Татар теле буенча Төньяк-Көнчыгыш олимпиадасына рәсми нәтиҗәләр ясалды. Ярышларда җиңүчеләрне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бүләкләделәр.
Казанда балигъ булмаганнарны вакытлыча эш белән тәэмин итү программасы буенча 234 яшүсмерне эшкә урнаштырганнар. Шәһәрнең мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр арасыннан тагын 149 кеше юлламалар алды һәм эшкә чакыруны көтәләр.
Казанның 18 нче мәктәбен тәмамлаган Полина Романенко дүрт фән буенча бердәм дәүләт имтиханында 398 балл җыйды.