Россиянең барлык төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан да, онлайн рәвештә «России в регионе Южных морей»мәгариф-агарту проекты материаллары белән танышырга мөмкин
6 мартта Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев БДИны яңадан тапшыру мөмкинлеге бу елның июнендә үк барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр итте
Киров районында һәрберсе 1501 урынга исәпләнгән ике мәктәп төзергә планлаштыралар
Казанның 15 яшьлек мәктәп укучысы Ибраһим Әхмәдуллин «Технологияләр, техник иҗат» юнәлешендә «Россиянең милли байлыгы» XVIII Бөтенроссия талантлы яшьләр конкурсында җиңүче булды
Татарстан халкы шахмат мәктәбе укучыларын һәм тренерларын конкурста сайлап алуда катнаша ала
Бүген татар теле һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов төбәк этномәдәни студентлар конкурсы-фестивалендә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының статусын күтәрү, туган тел һәм әдәбияты укытучыларының алдынгы педагогик тәҗрибәсен һәм белем бирү эшчәнлеген оештыруда инновацион технологияләрне тарату максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2024 елның 1 февраленнән 22 мартына кадәр «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы уздырыла
Финал сынауларында конкурсның зона этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 30 конкурсант катнашачак
Нәфис Косметикс КНИТУ-КХТИ каршындагы технологик көллият студентлары өчен стипендиаль программага йомгак ясады
Казанда «Весна-2» торак комплексында тагын бер мәктәп төзелә башлады