ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев Бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгарырга  диючеләргә, РИА Новостига биргә интервьюсында имтиханның объектив булуын, шулай ук имтиханны үткәрүдә экспертлардан  кисәтүләр булуын белдерде

Уеннар “Чатыр-Тау Арена” һәм Азнакай шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең спорт залларында  үткәрелде

Конференциядә барлык мәгариф дәрәҗәләре белгечләре, мәгариф оешмалары һәм профильле ведомстволар җитәкчеләре, югары уку йортлары  укытучылары, галимнәр, аспирантлар, магистрантлар, студентлар һәм чит ил фәнни-мәгариф үзәкләреннән кунаклар катнашты. Катнаш форматта чара Россиянең 15 төбәгеннән һәм дүрт чит илдән( Кытай, Казахстан, Төрекмәнстан һәм Алжир) 600 катнашучыны берләштерде. Быел конференция Россиядә Укытучы һәм остаз елына һәм Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланды

2024 елга Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы эшенең җиде өстенлекле юнәлеше билгеләнде. Республика халкының иң күп тавышын җыйган тәкъдимнәр бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында каралды

Конкурс инде алты ел уздырыла; алтынчы сезонда югары мәктәп укытучылары, фәннәр докторлары, академиклар, шулай ук үз эшчәнлеген илнең югары уку йортларында укыту белән бергә алып барган җитештерү һәм корпорацияләр белгечләре катнашты


23
декабрь, 2023 ел
шимбә

Быел Татарстан мәктәпләрендә 368 педагогик сыйныф ачылды, аларда 5 меңнән артык укучы белем ала

Казанда кулланучылар хокукларын яклау буенча XI Олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделә

Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин һөнәри осталык чемпионатында җиңүчеләр белән очрашуда белдерде (чыгышы Кремль матбугат хезмәтенең Telegram-каналында трансляцияләнде)

Әлмәт шәһәренең 5 нче гимназиясе укучылары госпитальләрдә дәваланучы махсус операцияләрдә катнашучылар өчен пижама тегә башладылар


22
декабрь, 2023 ел
җомга

27 декабрьдә Зур Кремль сараенда "Педагог һәм остазның ролен һәм абруен күтәрү турында" Дәүләт Советы утырышы узачак, Россия президенты Владимир Путин боерыгы хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында урнаштырылган


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International